Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Шатлыклы күрсәткеч: Безнең районда быел балалар катнашында авария юк!

Юл хаталарны гафу итми. Бу төшенчәне һәркем аңласын иде!

Актаныш районы буенча ЮХИДИ алынган мәгълүмат буенча юл һәлакәтләрендә бер бала катнашы да юк!

Ә менә узган елны әлеге датага — ни кызганыч мондый төр бәхетсезлек очраклары теркәлгән. Актаныш районы территориясендә узган елның 6 ае эчендә мондый төр авария 2 булган.

Республика күләмендәге статистиканы алсак: 16 яшькәчә ватандашларыбыз катнашында 195 ДТП теркәлгән. Бик кызганыч, 5 бала вафат, ә 208 исә — төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алып медицина ярдәменә мохтаҗ булганнар. Былтыргы саннар белән чагыштырып алган очракта: балалар белән юл һәлакәтләре 9 кимегән.

Юл хаталарны гафу итми дип юкка гына әйтмиләр бит. Юл газабы — гүр газабы... Руль артында сак булыгыз, дуслар! Яныгызда бала да булса — бары тик иминлек кәнәфие белән генә сәфәрләргә кузгалыгыз, иптәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев