Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

2022 елда балалар катнашында юл һәлакәтләре теркәлмәү ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм педагогларның олы хезмәт нәтиҗәсе

Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык дәрестә 2022 елда Актаныш районында балалар катнашында юл һәлакәтләре теркәлмәвен әйтеп сөендерде.

             Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәтә башлауның күңелле нәтиҗәләре инде үз җимешләрен бирә. Бу шатлыклы хәбәрне ишетү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә район педагоглары- балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары белән берлектә еллар дәвамында бергәләп кулга кул тотынып эшләргә, даими эзләнергә, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен зиһеннәренә ярып салу өчен байтак тырышырга кирәк булды. 

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә узган чираттагы ачык дәрес әнә шундый уртак хезмәт нәтиҗәләренең берсе буларак узды.

           Республикадагы «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләрен өйрәтүгә төрле яклап якын килә, педагогларга зур ярдәм күрсәтә.

Белем бирү оешмаларына бушлай яктылык кайтаргыч элементлар, дидактик уеннар, түштамгалар таратыла. Юл хәрәкәте иминлеге турында тематик әдәбият, дидактик материаллар, эш дәфтәрләре, ресурс материаллары һәрдаим бирелеп барыла. 

Район юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова дәрес башланыр алдыннан республикакүләм олимпиада, конкурслар, чараларның районда һәрвакыт үткәрелүен, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төшендерүдә зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләде. 

                Юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык дәрестә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиевнең катнашуы чарага бермә-бер дәрәҗә өстәде.

Укучылар Ренат абыйларын шунда ук танып алды, чөнки районыбызның баш инспекторы кул астындагы хезмәткәрләре белән бергә һәрвакыт иминлек сагында. Юл кагыйдәләрен үтәү иң беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләре өчен кирәк. Ә дәүләт инспекторлары иминлекне булдыру өчен юлларда тәртипне саклый- укучылар дәресне алып баручы, педагог-оештыручы Миләүшә Аграпованың сорауларына җавап биргәндә, әңгәмә барышында бу хакта берничә тапкыр искә алды.

              Гимназиянең Яшь юл хәрәкәте инспекторлары да әлеге дәрескә чакырулы иде, алар ДАИ хезмәткәрләре белән бергә укучыларның белемнәрен бәяләде.  

Районда юл рыцарьлары сафын тулыландыручы 27 Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды уңышлы эшли. Отрядлар 255 мәктәп укучысын берләштерә. 

         Гимназиядә юл кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган әлеге ачык чара 3 "В" сыйныфы укучылары өчен генә түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре, укытучылар өчен дә файдалы булды. Кызыклы биремнәр чишкәндә, юл кагыйдәләренә кагылышлы ситуацияләр чишкәндә балалар яңа белемнәр үзләштерде, булганнарын ныгытты, өлкәннәр исә юл кагыйдәләрен өйрәтүдә алга таба ничегрәк эшләргә, кайсы өлешләргә игътибарны юнәлтергә кирәклеген билгеләде. 

         "Юлны чыкканда башта сулга, аннан уңга карарга кирәк", "Машина йөртүчегә юлда барганда комачауларга ярамый", 

  "Юлның бары тик зебра өлешеннән генә чыгарга кирәк", машина йөри торган урыннарда чана шуарга ярамый", " Машинага утыру белән каешны эләктерергә кирәк", "Кичен машина салонында утны яндырып барырга ярамый", "Светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгарга ярамый, сары төстә әзерләнергә, бары яшел ут янганда гына үтәргә рөхсәт ителә", "Машинаны бары автомобиль йөртү таныклыгы булган йөртүче генә идарә итә ала"- боларның барысын да укучыларның һәрберсе биш бармагыдай яхшы белә. Шулай да көн саен кабатлау зыянга түгел.

Сыйныф җитәкчесе Дилара Хөббетдинова  һәр иртәдә укучылар белән кагыйдәләрне искә төшерүен, мәктәп автобусларына утыргач та кабатлауларын әйтте. 

               ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев мондый уенлы-рольле кызыклы дәресләрне тагы да күбрәк оештырырга кирәк, дип дәресне йомгаклады.

Чыннан да тамчы тама-тама боз тишә. Үтемле дәресләр, кичәләрдә алынган юл кагыйдәләре балаларның зиһененә тагы да ныграк сеңә, гомер юлы буена озата бара.

Әнә шул рәвешле киләчәкнең тәртипле, кануннарны төгәл үтәүче гражданнары тәрбияләнә.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Ләйсән Газизова фотолары.

         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев