Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бу елның беренче яртыеллыгында Мәскәү-Уфа юлының Актаныш районы өлешендә юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәгән

2022 елның 6 аенда Актаныш районында 5 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.

             Аларда 1 кеше һәлак булган, 3 кеше тән җәрәһәтләре алган. 
 

            Актаныш авылының Һади Такташ урамындагы 5нче йорт каршыннан үтеп барганда автобус эчендәге кеше бәрелеп сәламәтлегенә зыян килә. Мари Суыксуы авылында Үзәк урамының 55нче йорт янәшәсендә узгынчы автомобиль җәяүлене бәрдерә.  Куян авылындагы Үзәк һәм Елга урамнары киселешендә ике машина үзара бәрелешә.

             Шунысы сөенечле 2022 елның беренче яртыеллыгында Мәскәү-Уфа юлының Актаныш районы өлешендә юл-транспорт фаҗигаләре бөтенләй теркәлмәгән. Алга таба да бу тенденция саклансын, юлларыбыз киң, йөртүчеләребез аек фикерле һәм җәяүлеләр уяу булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев