Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

5 райондашыбыз узган атнада юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен закон алдында җавап тотачак

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев 4- 10 июль көннәрендә 8 райондашыбызның юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча административ җаваплылыкка тартылуын хәбәр итте, шуларның 5-есе кагыйдәләрне тупас бозган.

                  Кичә, 10 июльдә район территориясендә 3 машина йөртүче куркынычсызлык каешы эләктермичә генә юлдан җилдергәндә хокук сакчылары тарафыннан туктатыла һәм административ җаваплылыкка тартыла.

               Атна эчендә 1 райондашыбыз исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән.

              2 райондашыбыз машина йөртү таныклыгы булмыйча торып руль артына утырган.

               Тагын 2 райондашыбыз тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгып алдан баручы техниканы узган. Юллардагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләренең берсе - юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу. Алда барган транспорт чарасын узу максаты белән каршы як хәрәкәт полосасына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.

                Әлеге гражданнар үзләренең генә түгел, юлда йөрүче башка авылдашларының да  гомерләре һәм сәламәтлекләре өчен куркыныч тудырган. Район ЮХИДИ бүлекчәсе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләренә таянып эш итәргә чакыра. Ашыгып, узышып йөрмик. Юлда бер секунд, кеше гомеренең язмышын һәл итәргә мөмкин булуын онытмыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев