Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

6 райондашыбыз эчкән хәлдә транспорт белән идарә итеп правасыз калды

2022нче елның 6 сентябрендә Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексындагы 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Фазлыев Илсур Миргазиян улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

                    Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать хөкемдары карары белән гражданин И.М. Фазлыев административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа карата 1 (бер) ел да 6 (алты) айга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
                  Нәкъ шушы ук административ җәзага 12 сентябрьдә Галимҗанов Фәнис Шамил улы,  14 сентябрьдә Мөхәммәтов Рузил Данил улы, 15 сентябрьдә Сәгъдиев Булат Фарил улы, 16 сентябрьдә Сабиров Алмаз Эдуард улы,  19 сентябрьдә Галиев Илфат Әхмәтвәли улы дучар булды. Сәбәбе- алкогольле эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев