Аккүз мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләрен хәтерләрендә яңартты
ЮХИДИ хәбәр итә

Аккүз мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләрен хәтерләрендә яңартты

Бүген Аккүз мәктәбендә «Куркынычсыз каникул» операциясе кысаларында укучылар белән очрашып әңгәмә кордык.

          Безнең төп максатыбыз - балалар травматизмын киметү, һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру. Укучылар пазллар ярдәмендә юл билгеләрен төзеделәр, аларның аңлатмаларын әйтеп бирделәр. Булган белемнәрен ныгытып, юл билгеләрен исләренә төшерделәр.

Район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова


Нет комментариев