Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш районында теркәлгән иң күп юл һәлакәтләре җәй башы һәм ахырына туры килә

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында район ЮХИДИ идарәсенең район буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев 2022 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

                             Утырыш эшенә җитәкчелек итүче район башкарма комитеты рәисе Рөстәм Ильясов юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча максат-бурычлар билгеләде. Аларның барысы да муниципаль юлларда аварияләрне һәм кеше үлемен булдырмауны алга куя. 

                            Агымдагы елның 10 аенда 17 юл һәлакәте  теркәлгән. Бу фаҗигаләрдә 3 кеше һәлак булган, 17 кеше тән җәрәхәтләре алган. Ренат Радик улы 2021 елгы саннарны да комиссия утырышында катнашучыларга җиткерде. 19 юл фаҗигасе булып, аларда 4 кеше үлгән, 21 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 

                           Район эчендәге юлларда, аларны муниципальара юллар дип йөртәбез, 7 һәлакәт булып, 3 кешенең гомере өзелгән. 5 кеше төрле дәрәҗәдә яраланган. Авыл җирлекләренең үзендә булган 6 авария дә сагайта. Актаныш авылында 3, Мари Суыксуы, Куян, Такталачык авылларында берәр юл һәлакәте теркәлү җирлекләрдә юл йөрү кагыйдәләренең үтәлмәве һәм куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителмәү турында сөйли. Ренат Радик улы үз чыгышында авыл җирлеге башлыкларына авыллардагы юл челтәрләрен яхшырту һәм куркынычсыз итү буенча бергәләп эшләү тәкъдиме белән чыкты. “Шулай ук авылларда юл кагыйдәләрен тупас бозган гражданнар турында тиз арада безгә хәбәр итегез”, дигән фикерен җиткерде. 


                   Юл һәлакәтләренә китерүче төп сәбәпләр- җәяүлене бәрдерү (2 кеше тән җәрәхәте алган, 1 велосипедист үлгән), 6 машина юл читенә,  5 автомобиль кюветка чыгып китә. Юлда дистанция сакламау, каршы як полосага  чыгу, пассажирның машина эчендә үзен дөрес тотмавы, машина йөртүченең чатлыкта дөрес хәрәкәт ясамавы яки юлда тиз һәм кирәкле маневр алмау да фаҗига чыганагына әверелә.

Реклама


                Аварияләргә дучар булган автомобиль хуҗалары- күп очракта алкогольле эчемлекләр кулланган, таныклыгы булмаган, таныклыгы булып та аны эчкән өчен алдырып, правасыз руль артына утыручылар, таныклыксыз идарә итүчеләр, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр.
               

                        Районның баш ЮХИДИ инспекторы тышкы сәбәпләрнең дә һәлакәткә нигез булып торуын билгеләп үтте. Райондагы кайбер юлларга разметкалар сызылмау,  юлларның начар хәлдә, каралмаган, автомобильнең кышка әзерлексез булуы аварияләр китереп чыгарган. 

             Юл һәлакәтләре иң күп теркәлү җәй башы һәм җәй ахырына туры килә- июнь һәм август айларында өчәр, сентябрьдә икешәр, гыйнвар, февраль, апрель, июль, октябрь айларында берәр авария булган.  


                      Ренат Шәмсиев чыгышын тәмамлап алга куйган мөһим бурычларны атады. Иң беренче чиратта юл һәлакәтләрен, шуның белән бергә травматизмны киметү, ЮХИДИның район бүлегендә шәхси составны ныгыту, юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча контрольне көчәйтү кирәклегенә басым ясады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев