Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш урамы буйлап мотоциклда җилдергән яшүсмерне ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган

ЮХИДИ инспекторларын мотоцикл йөртүче әллә каян үзенә җәлеп итә- башына автошлем киелмәгән.

                  17 июнь көнне Аеш авылында яшәүче 16 яшьлек яшүсмер “Планета-3” мотоциклы белән Актаныш авылына килә.

           Мотоциклчының юл кагыйдәләрен үтәмәве әллә каян җәлеп итә, башына автошлем киелмәгән. Егетне ЮХИДИ инспекторлары тоткарлый.  Кыю яшүсмернең әлеге  транспортны идарә итү буенча “А” категорияле таныклыгы да булмый. Өстәвенә мотоцикл техник исәпкә куелмаган.

            Мотоцикл йөртү осталыгы чамалы егет, юл үз тормышына гына түгел, башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның да гомеренә куркыныч тудырган. Егетнең берничә кагыйдәне санга сукмавы күңелдә урынлы борчу уята.
   

                Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев яшүсмернең административ җәзага тартылуын әйтте. Һәм райондашларны юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булып, төгәл үтәргә чакырды. Бу, беренче чиратта, үзебезнең иминлек өчен мөһим.
 

                   Җәйге каникулларда яшүсмерләр велосипед, скутер, мопедларда җилдерергә ярата. Авылларда үзлекләреннән өйрәнеп, таныклыклары булмаган, иминлек кагыйдәләрен санга сукмый, мотоциклда шлемсыз йөрүчеләр арта. Алар- иң куркыныч транспорт рәтендә. Күп вакыт машина юлына велосипед белән чыгучы балалар зыян күрә. Кайберләре хәтта йөри белер-белмәс зур урам, юлга чыгарга ашыга. 


          Хөрмәтле райондашлар, ата-аналар, яшьләр, балалар! 

Ваемсызлык, уйлап бетермәү аркасында үз гомерегезгә куркыныч тудырмагыз.
ЮХИДИ хезмәткәрләре җәйге чорда ике тәгәрмәчле транспортта йөрү кагыйдәләрен бозучыларга таләпчәнлекне арттыра. Скутерда йөрүчеләр дә читтә калмый. Аларда 16 яше тулганнар гына йөрергә һәм алар мотошлем кигән булырга тиеш. Скутер-мопедта исерек хәлдә йөрүчеләр башка төр транспорт белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителә. Ата-аналар шулай ук автомобиль юлларына велосипед белән 14 яше тулганнарның гына чыгарга тиешлеген онытмасынар иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев