Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"ҖӘЯҮЛЕ" АКЦИЯСЕ ТӘМАМЛАНМАДЫ: Каникулларда ЮИД инспекторлары бакча балаларына юл кагыйдәләрен өйрәтә(+фото,+видеорепортаж)

"Җәяүле" акциясе кысаларында бүген Актанышның икенче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары 4нче санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасы нәниләрен җәяүле юлыннан- "зебра"дан чыгарга өйрәтте.

                14 - 23 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «Җәяүле» ункөнлеге үтте. Декада кысаларында торак пунктларда һәм аннан читтә җәяүлеләрне бәрдерүне кисәтү, җәяүлеләр инфраструктурасы зонасындагы урам-юлларда кагыйдәләр үтәүне контрольдә тоту да  көчәйтелде. 

 

- Каникуллар вакыты – балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре аеручы кискенләшә торган чор. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Ата-аналар балалары урамга чыгып киткәндә юлда сак булу турында һәрвакыт исләренә төшерсен иде. 24 майда Алабугада ПАЗ автобусы белән “Кайо”питбайк йөртүче яшүсмер "ПАЗ" автобусы бәрелеп һәлак булды. Балаларыгызга кыйбатлы уенчыклар- мопедлар, скутерлар, велосипедлар сатып алганда тагын бер кат уйлагыз- бу транспорт чарасы аларга кирәкме? Фаҗигале хәлләрне "Минеке белән булмас", дип түгел, "Ә минем белән дә булырга мөмкин бит бу", дип нәтиҗә ясасагыз иде,-ди юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе Лена Фазлыева. 


         Балаларны кече яшьтән үк юл кагыйдәләренә өйрәтү районыбызда планлы төстә башкарыла. Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе Лена Фазлыева белән яшь инспекторлар 4 нче санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасы нәниләрен җәяүле юлыннан чыгарга өйрәтте.

                Актанышның икенче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте отряды инспекторлары  әле үзләре дә башлангыч сыйныфта укый. Әмма юл йөрү кагыйдәләренә алар бик игътибарлы. Әминә Гыймадиева велосипедта йөргәндә юл аша чыгарга туры килсә башта сулга, аннан уңга каравын, җәяүле сукмагыннан велосипедтан төшеп, аны кул белән тотып чыгуын әйтте.

Лена Фазлыева юл аша чыкканда балаларны кулыннан җитәкләп түгел, ә беләзегеннән тотып кичүне үтәргә кирәклегенә басым ясады.

Чөнки нәниләр тиктормас, ычкынып китүләре бар. 4нче санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Шәрипова бакчада юл кагыйдәләренә багышланган почмакта һәрвакыт балалар белән шөгыльләнүләрен, аларның кагыйдәләрне теләп өйрәнүләрен белдерде. Әңгәмәләр, уеннар, шөгыль-дәресләр- барысы да балалар юл хәрәкәтендә катнашканда югалып калмасын, тиз һәм дөрес реакция ясасын өчен үтемле итеп оештырыла.

        Җәяүлеләрне бәрдерүнең 90 проценттан артыгы транспорт чаралары йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.18 маддәсе  нигезендә җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчеләргә 1500 сум күләмендә, ә җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылса 500 сумлык административ штраф салына. 

 

              14 - 23 июнь көннәрендәге "Җәүле" декадасы барышында районда 22 җәяүлегә штраф салынды. Димәк әле райондашларыбыз кагыйдәләрне белеп бетерми. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр юл йөрү өлешен бары тик җәяүлеләр  кичүеннән чыгарга тиеш. Җәяүлеләр кичүе булмаган очракта ике яктан да яхшы күренә торган урыннардан чыгу рөхсәт ителә. Барлык очракларда да юлның куркынычсыз булуына инанып кына юл аша чыгарга кирәк.
   

             Машина йөртүче гражданнарыбыз да үз чиратында җәяүлеләргә игътибарлы булсыннар иде! Эшкә соңга калулары, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре хакында борчылып, җәяүлеләрнең күбесе транспорт чараларын күрмәскә һәм игътибарсызлыгы аркасында бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Агачлар арасыннан көтмәгәндә җәяүле килеп чыгарга мөмкин. Машина йөрткәндә тәмәке тартырга, телефоннан сөйләшергә, артык көчле музыка тыңлап игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. 
          Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде.

Татарстан ЮХИДИ искә төшерә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргәндә 112 ашыгыч хезмәтенең бердәм телефон номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев