Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Актанышта бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәбез.

            Быел ул дата 20 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан Актаныштагы 2 санлы "Ромашка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә бу чарада катнашты.

Тәрбиячеләре Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы балаларга  транспорт һәлакәтләре турында сөйләде. Шул һәлакәтләрне булдырмау өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим икәнен аңлатты.Юлларда хәвеф - хәтәрсез, исән имин йөрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев