Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мөмкинлекләре чикләнмәгән аларның- райондашларыбыз автомобиль йөртүдә осталыкларын сынады (фотолар)

Автомобиль йөртүчеләр өчен күптөрле бәйгеләр үткәрелеп килсә дә, әле мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен осталык ярышы районыбызда беренче генә тапкыр үткәрелде. Шуңа да карамастан, катнашучылар саны дистәдән артып китте. Бу уңайдан район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинованың активлыгын, оештыру сәләтен аерым билгеләп үтәргә кирәк.

                 Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз үзләре дә бәйгегә җаваплы караган, чакыру алуга ук  шәхси автомобильләре белән "Белая" шәхси укыту үзәгенә килделәр. Биредә аларны район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге башлыгы Ләйсән Мөхәммәтова каршы алды.

Җитәкчеләр катнашучыларга уңышлар теләп бәйгегә фатихаларын бирделәр. Беренче биремдә, гадәттәгечә, юл йөрү кагыйдәләрен белү тикшерелде.

Автомобиль йөртүчеләр 20 минут эчендә 20 бирем чишәргә тиешләр иде. Берләре 10 минутта эшләрен тәмамласа, берләренә 20 минут та аз тоелды.

Яңа Әлем авылыннан килгән Резеда Авзалова 11 ел руль артында. Өченче төркем инвалид ханым үзен хәзер автомобильсез күз алдына да китерә алмый, инде өченче тапкыр дүрт тәгәрмәчле дустын яңарткан.

          -  Юлда йөргәндә бик игътибарлы булу кирәк. Юлда автомобиль йөртүче яшькә, картка, иргә, хатынга бүленми. Гел кагыйдәләрне кабатлап торырга кирәк. Бүген сорауларны кат-кат укып җавап бирергә тырыштым, мондый конкурста беренче тапкыр гына катнашты, каушатты,- ди Резеда, шулай да аңа бәйгедә катнашу ошаган,- Үзеңә ышанычны арттыру өчен ярышлар  кирәк, кагыйдәләр гел үзгәреп тора бит.- ди.

Яңа Әлемнән Азат Хуҗин гомере буена шофер булып эшли. Үз гомерендә җиңел машиналарны да, йөк ташый торганнарын да иярләгән. Гел-гел кабатлап тормагач, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тест сораулары авырайган, ди тәҗрибәле шофер:

- Өлкән кешегә болай да яңалыкларны кабул итү кыен. Әмма син юлда йөрисең икән, үзеңнең һәм башка машина йөртүчеләрнең, пассажирларның гомерләре, сәламәтлекләре өчен җаваплы бит. Шуда барлык кагыйдәләрне белергә кирәк, -ди Азат абый, - Юлда техника артканнан арта, күпчелеге яңа, заманча, шуңа шоферлар тизлекне дә еш кына арттырырга ярата. Юлда бер-береңә хөрмәт булырга тиеш, хөрмәт булса, һәлакәтләр дә килеп чыкмас! 

 

        Фидәрис Тимиров өчен машина аякларын алыштыра торган техника. Машина йөртү таныклыгына 1995 елда ия булган, шул вакыттан соң таныклыгын өченче тапкыр яңарткан. Аяклары имгәнгәннән соң көнен автомобильсез күз алдына да китерә алмый. Кул астындагы автомобиле белән кая гына бармый ул:

- Биремнәр эшләү дә, машина йөртү осталыгын инструкторлар белән тикшереп карау да кирәк. Дөнья бик тиз яңара, шәһәргә барсаң, яңа юл билгеләрен күрәсең. Мондый чараларга әзерләнгәндә әнә шул яңалыкларны беләсең, аңлыйсың,- ди Фидәрис.

             "Белая" укыту үзәгендә тест биремнәрен эшләгәннән соң конкурсантлар технология техникумы базасындагы мәйданчыкка килделәр.

Биредә инструкторлар Алмаз Шәйхразыев һәм Раил Садертдинов күзәтчелегендә парковка, гараж, эстакадага менүне вакытка башкардылар.

 ЮХИДИның пропаганда бүлеге башлыгы Ләйсән Мөхәммәтова тәртип белән машина йөртүчеләргә старт биреп торды.

Барлык машина йөртүчеләр биремнәрне үтәгәннән соң жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада бәйгенең иң өлкән катнашучысы 88 яшьлек Фәндүс Басыйров белән сөйләшеп алдык.

Фәндүс абый конкурска Пучы авылыннан "Ока" машинасына утырып килгән.

Бу машинасыннан тыш өендә тагын ике дүрт тәгәрмәчле дусты бар, аларның һәркайсының үз вазыйфасы- берсе белән хуҗалык эшләрен башкара, икенчесе- ерак шәһәрләргә барырга, бусы, "Ока"сы -иң җиңеле. Ягулыкны да күп "ашамый".

- "Права"ны яңарту вакыты җиткәч,  2022 елда белешмә алырга район хастаханәсенә бардым. Яшем олы булгангамы табиблар бик каты тикшерделәр. Психолог ничә яшьтә, кичә нинди көн икәнен, көн исемнәрен, балаларымны, аларның яшен, исемнәрен сорады. Шулай итеп минем башымның эшләвен тикшергән икән. Наркологның яшемне белгәч, бик тиз генә рөхсәт бирәсе килмәде. Шәһәрдә дә кагыйдәләрне белсәң, машина йөртүнең бер кыенлыгы да юк. Светофорның сары уты янса, хәрәкәткә әзерләнәсең, кызыл ут икән- туктыйсың, яшелдә- барасың. Син чапсаң- башкаларны бәрәләр, акрын барсаң- сине бәрәләр. Техник карау, иминиятләштерү- барысын да вакытында башкарам,- дип үзенең мәшәкатьләре белән уртаклашты йлкән йөртүче.

 

         Әле Фәндүс абыйның хыяллары зурдан, тиздән яңа машина алырга уйлый- өйдәге автомобильләрен музей ясап шунда тотмакчы. Техника җене кагылган Фәндүс абый вакытында берничә мотоцикл, "Муравей" һәм "Тула" мотороллерларын да сатып ала, алары дөнья көткәндә бик кирәк булды, ди. 

Жюри һәрбер конкурста катнашучының нәтиҗәләрен тикшереп, чагыштырып үзенең эшен йомгаклады. Инде җиңүчеләрне игълан итәр вакыт.

Район ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга конкурста катнашулары өчен рәхмәт белдерде, тормышта да актив тормыш позициясен алып баруларын теләде.

Җиңүчеләрнең кулларын кысып алдан хәстәрләнгән бүләкләр тапшырды.  Мактаулы I урынга Назил Гарипов, II урынга Рәүф Сәрвәров, III урынга Фәвәсим Разетдиновлар лаек булды.

Башка катнашучылар да әлеге бәйгедән бай тәҗрибә һәм истәлекле бүләкләр белән кайтыр юлга кузгалды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев