Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Автосессия-2022” бәйгесендә технология техникумы студенты Рифат Миргалимов иң яхшы машина йөртүче булып танылды (фото һәм видеолар)

“Автосессия-2022” конкурсы таныклык алуларына ике ел вакыт узмаган машина йөртүчеләр арасында үткәрелә. Конкурсның максаты- юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юлда йөрү культуралылыгын арттыру, югары уку һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.


               Рифат Миргалимов Иске Җияш авылы егете. Технология техникумында “Механика” бүлегенең 3 курсы студенты. 2022 нче елның февралендә “Белая” автомәктәбендә укып кулына машина йөртү таныклыгы алган.

Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова “Автосессия-2022” бәйгесендә катнашырга чакыргач, бераз уйланып кала. Әмма икеләнүен җиңеп бәйгедә көчен сынарга килә. Техникум студенты Галия Корбанова да шундый кыюларның берсе.

 

“Ни өчендер башка студентлар куркып калды, әллә сорауларга җавап бирә алмабыз да, таныклыгымны кире алырлар дип уйладылармы, бәйгегә чакырсам да ике генә студент катнашырга теләк белдерде”,-ди Ләйсән Мөхәммәтова. 

 


            Өченче катнашучы Роза Шакирова быел таныклык алгач, апрель аенда машина йөртә башлый. “Бүген машинасыз мөмкин түгел. Хәзер инде мин 3 бала анасы. Балаларның берсен бакчага, икенчесен мәктәпкә илтергә, алып кайтырга кирәк. Шуңа күрә соңлап булса да руль артына утырдым», ди ул. 

          Катнашучылар бәйгенең беренче этабында юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тест эшләп тикшерделәр.

Алар биремнәрне үтәгән арада “Белая” автомәктәбе укытучысы Раил Садертдинов белән сөйләшеп алдык.

Раил Рәсүл улы 20 елдан артык районыбызның булачак шоферларын машина йөртергә өйрәтә. Аның укучылары инде 8 меңнән артып киткән. Автомәктәптә элекке елларда күбрәк урта яшьтәге хатын-кызлар укыса, хәзер мәктәпнең югары сыйныф егетләре, кызлары таныклык алырга тырыша икән. 


-    Раил абый, тәртипсез йөргән укучыларыгызны очратканыгыз бармы?


-    Кызганыч, еш булмаса да Актаныш юлларында кагыйдәләрне үтәмәүчеләр очрый шул. Аларны минем укучылар гына димәс идем. 


-    Бигрәк тә нинди кагыйдәләрне бозалар?


-    Тизлекне арттыру, алдагы машинаны тиеш булмаган урында узып китү, тоташ линия кисүчеләр бар. Нәкъ менә шушы кагыйдәләрне тупас бозу юл һәлакәтләренә китерә. Яшь таныклык алучылар юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, юлларда исән -сау йөрсеннәр,- дигән теләктә Раил Садретдинов.

 

               Беренче булып тест биремнәрен 5 минут эчендә Рифат чишеп бетерде. Кызлар да эшләрен тәмамлагач, технология техникумының уку хуҗалыгына юл тоттык. Монда инде конкурсантларны гамәли сынаулар көтә. Автомобильнең арты белән параллель парковка ясау, гаражга кертү, билгеле бер мәйданда борылу, эстакадага машинаны туктатып менеп күрсәтү,, шулай ук финишка кыска вакыт эчендә килеп җитү дә җиңүгә зур йогынты ясый. 


                Бәйге барышын район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев тә игътибар белән башыннан ахырына кадәр күзәтеп торды. “Юлларда да бәйгедәге кебек кагыйдәләрне төгәл үтәп, машинагызны оста итеп йөртегез”,-диде ул җиңүчеләрне бүләкләгәндә. 


                Барлык балларны исәпләгәннән соң 7 яшьтән әтисенең алдында руль борырга өйрәнә башлаган Рифат Миргалимов җиңү яулады. Раил Садретдинов егетнең машина йөртүен югары бәяләде, мәйданда осталыгын күрсәткәндә бер генә штраф та салынмады аңа. 

 


                Әлбәттә, призлы урыннар да бәйгедә катнашучылар санынча булгач, үпкәләүчеләр юк иде. II урынга Роза Шакирова, III урынга Галия Корбанова лаек булды.

Аларга Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге әзерләгән кыйммәтле бүләкләр, кубок, медаль һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ". Раил Харисов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” “Автосессия-2022” бәйгесе Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев