Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бездә- Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы: Актанышның икенче санлы мәктәбендә кунакта- ЮХИДИ инспекторлары

Әле яңа уку атнасы башланып кына китте. Районыбызның ЮХИДИ инспекторлары Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары белән берничә тапкыр очрашырга өлгерде.

2023 елның 8 аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 303 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 бала һәлак булган һәм 317-се яраланган. Укучылар, бакча яшендәге балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең бер өлеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле, майлайлар, кызлар велосипед, мопедка утыргач, тизлекне арттыралар, юл чатында светофорның тыю сигналына узалар, җәяүлеләр үтү урыннарында җәяүлеләрне үткәрмиләр, ишегалларында куышалар. Кечкенә балаларны урамда олыларның озатып йөрмәве нәтиҗәсендә кайгылы вакыйгалар килеп чыга. Балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, күнекмәләре булмау фаҗигале хәлләргә китерә. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге юл патруль хезмәте өлкән инспекторы,полиция лейтенанты Артур Җиһаншин сыйныф сәгатьләрендә башта башлангыч, аннан урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә уздырды. Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекторы, полиция кече лейтенанты Дилфат Иргалин башлангыч сыйныф укучыларына мопед,скутер,самокат, велосипед белән идарә итү кагыйдәләре турында сөйләде. Мисаллар китереп кайсы очракларда һәлакәт килеп чыгарга мөмкин икәнлеген аңлатты. Районыбыз юлларында тәртип саклаучылар ата-аналар җыелышында да катнаштылар. Өлкәннәрне балаларына тәрби өлгесе булырга чакырып юл кагыйдәләрен төгәл үтәү турында чыгыш ясадылар.

Бүген исә Ландыш Исхакова 6"Б" сыйныфы белән юл билгеләрен тирәнтен үзләштерүгә, ныгытуга багышланган чара оештырды. Ачык чара балалар өчен мавыктыргыч мизгелләргә бай булды. Укучылар юл билгеләре турында кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, соңыннан  җырлы- биюле, флешмобта хәрәкәтләнеп сәләтләрен күрсәттеләр. 

Актив укучыларга Ландыш Илис кызы аңлатмалыклар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче дәфтәрләр, яктылык кайтаргыч беләзекләр белән бүләкләнделәр. Башка балалар да әлеге кирәкле әсбапларга ия булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев