Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Безнең репортаж: Куян боҗрасында «Тоннель» операциясе кысаларында машина йөртүчеләрне тикшерделәр

Актаныш районы территориясендә исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре алдагы еллар белән чагыштырганда арту күзәтелә. 2022 елның 9 аенда исерек хәлдә транспорт белән идарә итеп 4 тән җәрәхәтләре алу һәм үлем очраклары теркәлсә, 2021 елда бу сан 3 булган. Район ЮХИДИ бүлекчәсе фаҗигаләлрне булдырмау һәм профилактикалау максатыннан бүген «Тоннель» операциясе уздырды.

           

Бүген "Тоннель" операциясенең уздырылу урыны итеп юкка гына Куян боҗрасы сайланмаган. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев нәкъ шушы борылмада юл-транспорт фаҗигаләренең еш булуын әйтте. Шунысы сөенечле, 2022 елда бу юлда аварияләр теркәлмәгән. Әмма уяулыкны югалтырга һич ярамый. 

           Бүгенге операция барышында машина йөртүчеләрнең аеклыгы, транспорт белән идарә итү таныклыгының булу-булмавы тикшерелде.

Кайвакыт машина йөртү таныклыгы хөкемдарлар тарафыннан алынса да, руль артына утырып закон бозучылар очрый. Балаларны махсус урындыкта утыртып йөртү-йөртмәү шулай ук инспекторларның очлы күзеннән читтә калмады.  

            Куян боҗрасыннан Агыйдел кичүе аша үтүче чит төбәкләрдәге автомобильләр  еш уза. Бүген әлеге машиналарның һәрберсе шулай ук тәртип сакчылары тарафыннан туктатылды. Наркотик кебек матдәләр юкмы- тәртип сакчылары машинаның салонын, багажнигын җентекләп карап чыктылар.

          Машина йөртүчеләр ЮХИДИ инспекторларының иртә таңнан ук тикшерү үткәрүен аңлап кабул итте. 

 - Әгәр ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар оештырып тормаса, юлда нәрсә генә булмас иде. Алар безгә бик кирәк, -ди 40 ел машина йөртүче Флүс Галиев.

-Үзегезнең юл кагыйдәләрен бозганыгыз булдымы?

- Тизлекне арттырулар булды инде, яшермим. Әмма фаҗигаләргә эләккәнем булмады,- ди Флүс абый.

        Куян авылыннан көн саен машина белән эшкә йөрүче Нурания Гатауллина,  Актаныш водительләре борылганны күрсәтүче сигналны кушып йөрсеннәр иде, ди:

 - Бүген барыбыз да машина йөртәбез, минем гаиләмдә балаларның һәрберсе көн саен руль артына утырып чыгып китә. Сак йөрик, һәрберебезнең исән-сау кайтканын өйдәгеләр көтеп тора. Тизлекне арттырмыйча, кагыйдәләрне үтәп йөрү безнең иминлек дигән сүз,-дип аналарча киңәшләрен әйтте Нурания апа.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев