Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы»н ЮХИДИ хезмәткәрләре флешмоб белән башлап җибәрде

Бүген Татарстанда, шул исәптән районыбызда «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы» башланды.

Ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге уңайдан районыбызның юл сагында торучылар- ЮХИДИ хезмәткәрләре флешмоб үткәрде. 

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юллардагы фото-видеокамералар белән тизлекне тикшерүче хезмәткәрләр- Илшат Гыйльмуллин һәм Илгиз Сәлахов белән Советлар Союзы Герое  Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионны ЮХИДИ флагы белән йөгереп уздылар.

Стадионның йөгерү келәме 400 метр. Әлеге араны ЮХИДИчыларыбыз 1 минут 44 секундта үтте. 

Хөрмәтле райондашларыбыз! 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу атнада юл кагыйдәләре бозучыларга карата игЪтибар аеруча арттырыла. Җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәгән, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Шулай ук балаларның үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына юл куймау буенча да эш көчәйтәчәк.

  • Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә муниципаль хезмәткәрләр, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары ярдәм күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

  • Җәяүлеләр юлы алдыннан машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратларында, транспорт юлын махсус аркылы чыгу урыны буенча гына кичәргә, ә юл чатларында тротуарлар яки юл читләре буйлап кына үтәргә кирәклеген истә тотарга тиеш. Транспорт чарасын йөртүченең җәяүлегә хәрәкәттә өстенлек бирүенә ышангач кына, юлны аркылы чыгарга ярый. Өстәмә рәвештә җәяүлеләргә юл аркылы чыгу алдыннан сигналны кул белән бирергә киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев