Булачак шофер, юл хаталарны кичерми!
Техникум базасында машина йөртү таныклыгына укучы курсантлар белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова очрашты, Ләйсән Рәдиф кызы курсантларны статистика белән таныштырды.
Автомобиль йөртү, тормыш белән идарә итү белән бер. Юл хаталарны кичерми, уяу булырга, сак булырга кирәк!
Ләйсән Рәдифовна шулай ук "Автомногоборье-2025" нигезләмәсе белән таныштырды, студентларны курыкмыйча,үз көчларен сынап карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев