Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Чуракай мәктәбендә укучылар һәм ата-аналар белән хокук һәм тәртип саклау буенча сөйләштеләр

Чуракай мәктәбендә чираттагы гомуми ата- аналар җыелышы һәм укучылар белән очрашу булып узды. Җыелышка юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән Ләйсән Рәдиф кызы, һәм административ законнарны үтәтү бүлеге инспекторы Чулпан Ринат кызы да чакырулы иде.

Ата- аналар белән очрашып, күзгә- күз карап сөйләшү файдалы узгандыр дип ышанасы килә. Скутер, мотоциклда хәрәкәт итүче укучыларга, ата- аналарга кат- кат кисәтелде, аңлатылды. Һәрбер ата- ана ничә яшьтән бу төр техникаларда хәрәкәт итәргә яраганлыгын белсә дә яше җитмәгән балаларына ышанып тапшыручылар да бар. Балалар белән күңелсез очраклар килеп чыккач гаеплене эзләүдә мәгънә булырмы?Мәктәп директоры Дилбәр Фәритовна, укытучылар балалар белән оешкан төстә эш алып баралар. Чакырулары өчен рәхмәт. Бу хакта "Актаныш-информ"га юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән Ләйсән Мөхәммәтова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев