Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибар, районда 11 июльдән 10 августка кадәр "КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАЕШЫ" акциясе игълан ителде

Бүгеннән районыбызда, шул исәптән республикада "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башланды. Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев хәбәр итте.

                   Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт  инспекциясе 2022 елның  11 июльдән 10 августка кадәр бөтен Республика буенча "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башлануын игълан итә. Чараның максаты – машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын ачыклау һәм башка административ хокук бозуларны булдырмау, кисәтү.

            Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә,  машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктерегә тиешле һәм пассажирларларга да куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри.
                Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен автомобиль хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла,  гаеплеләрне ачыклау видео яздыру камера комплекслары белән автоматик рәвештә тормышка ашырыла.
                 Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешларын куллану, машина йөртүчеләр һәм алгы утыргычтагы пассажирларга юл-транспорт һәлакәте була калса, үлем яки җәрәхәтләнү мөмкинлеген 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен 25% ка киметә. Рульдә, куркынычсызлык каешын эләктеререп йөрү, авария була калса исән калу мөмкинлеге 5 тапкырга арттыра.


               ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев райондашларыбызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген әйтте һәм юлларда йөрүчеләрне сак булырга өндәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев