Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл һәлакәте йөк машиналарының үзара дистанция сакламавы аркасында килеп чыккан (фото һәм видео)

Бүген, 12 октябрь көнне Актаныш районы ЮХИДИ бүлегенең кизү постына Мәскәү- Уфа автоюлының 1137 нче километрында юл һәлакәте булу турында хәбәр керә.

      Фаҗига турында ишетү белән Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе җитәкчесе Ренат Шәмсиев әлеге урынга килеп тикшерү үткәрде.

 Иҗат төркемебезгә ул әлеге юл һәлакәте турында менә нәрсәләр сөйләде:

-  Бүген безнең  кизү постына Мәскәү- Уфа автоюлының 1137нче километрында юл һәлакәте турында хәбәр керде.Йөк машинасына, икенче төрле әйткәндә фураның кабинасына механик зыян килә. Һәлакәт фураларның үзара дистанция сакламавы аркасында килеп чыга, берсе икенчесенең артына килеп керә. 

Шунысы куаныч, фаҗигадә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев