Бүген, 9 май көнне районыбыз аша узучы М7 трассасында коточкыч фаҗига теркәлә.

11 сәгать 47 минутта 1981 елгы Уфа гражданы Киров авылы тирәсендә юл һәлакәтенә дучар булган.

Фольксваген Джетта автомобиле белән каршы як полосага чыга һәм зур тизлек белән килүче фура машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә 41 яшьлек машина йөртүче фаҗига урынында һәлак була.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Юлларда сак булыгыз. Юл билгеләренә игътибарлы булып, кагыйдәләрне төгәл үтәгез!
Нет комментариев