Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Актаныш муниципаль район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Агымдагы елның соңгы 8 аенда Актаныш районында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 3 кеше һаләк булды, 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – исерткеч эчемлекләр кулланып автомобиль белән идарә итү, тизлек режимын бозу, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы. Бу хакта үз чыгышында район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев искәртте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова белем бирү учрежденияләрендә башкарылган профилактик чаралар белән таныштырды.  


“Балалар һәм ата-аналар белән бу өлкәдә даими эшләргә кирәк. Актаныш урамнарында йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар үземә дә еш очрый. Аеруча балалар арасында күп күзәтелә. Самокат белән йөрүче балалар күп. Алар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк, “- дип ассызыклады Ленар Рафак улы.

Район хакимиятенең мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев