Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

КАДРЛАРДА ҮЗГӘРЕШ: Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе итеп Ләйсән Мөхәммәтова билгеләнде

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә район ЮХИДИ бүлекчәсенең утырышы узды. Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе итеп Ләйсән Мөхәммәтова билгеләнде.

                   Моңа кадәр ЮХИДИның район фонды җитәкчесе булып Лена Фазлыева эшләгән иде. Аның башка вазыйфага күчүе сәбәпле, юл хәрәкәте профилактикасы эшчәнлеген җитәкләү Ләйсән Мөхәммәтовага тапшырылды. 

               Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев нәтиҗәле эшчәнлек алып барган өчен Лена Фазлыевага рәхмәт белдерде, Ләйсән Радик кызына уңышлар теләде.

                 Юл хәрәкәте дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе башлыгы Сергей  Карпов Лена Мөзәят кызының кыска гына вакыт эчендә нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. ЮХИДИ инспекторлары арасында уздырылган республика "Автоледи" бәйгесендә дә I урын яулап матур уңышларга ирешкән ул.

Сергей Ильич аны алыштырган Ләйсән Мөхәммәтова да районда юл кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча профилактика эшләренә җаваплы карар дигән ышанычта. Әлеге вазыйфаи зат хезмәтенең төп максаты- юлларда һәлакәтләр һәм балалар травмасын булдырмау.

Реклама

                  ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев моңарчы фондта хезмәт куйган лаеклы ялдагы Рәсимә Сәетовага юл хәрәкәте иминлеге пропаганда бүлеге оешуның 90 еллыгы уңаеннан "Юл хәрәкәте иминлеге" Дәүләт бюджет оешмасының рәхмәт хатын тапшырды. 

            Юл хәрәкәте иминлеге оешмасының Чаллы шәһәре территориаль идарәсе  профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова шулай ук Актаныш районындагы коллегаларына уңышлар теләп алга таба да бергәләп хезмәт итәргә чакырды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев