Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Карлсонга ярдәм кирәк

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту һәрдаим кирәк.

Яңа Әлем балалар бакчасында уздырылган “Юлларда сак булыгыз!” исемле чара шушы максатны күздә тотып оештырылды. Кызыклы булсын өчен, уен формасы сайлап алынды.  

Очкычы ватылып, җиргә машина юлына егылып төшкән Карлсон өчен барысы да борчылды. Кәефе яхшырсын өчен, аның белән җырладылар, биеделәр. Балалар юл билгеләре турында шигырьләр сөйләп, Карлсонны сөендерделәр. Юлда күңелсез хәлләргә очрамасын дип, аңа юл йөрү
кагыйдәләрен сөйләп бирделәр. Урам аша аркылы чыкканда, җәяүлеләрнең юлны махсус билгеләнгән урыннан гына хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлаттылар һәм Карлсонны светофор белән таныштырдылар.

Башка берәүгә яхшылык эшләгәч балаларның да күңелендә якты хисләр туды. Мондый рухтагы уен-шөгыльләр нәниләрнең хәтеренә яхшырак  сеңеп кала. 

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балаларыбызның белемен югары бәяләде.  Аларга әти-
әниләреннән башка юлда йөрмәскә, светофорның кызыл утына чыкмаска, машинада махсус утыргычларда гына утырып барырга, киемнәрендә яктылык кайтарткыч элементлар булдырырга кирәклеген искәртте.           

 

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны һәм юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклеген искәртә.

 

 

Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-
әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык
педагогларның изге бурычы.

Айсылу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев