Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мәктәп укучыларын юл һәлакәтендә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан белем бирү оешмаларына 600 данәдән артык яктылык кайтаручы элементлар (СВЭ) брелоклар, элмә такталар, түштамгалар бирелгән. Моннан тыш, мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә даими рәвештә юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик әдәбият, эш дәфтәрләре, материаль ресурслар белән ярдәм күрсәтелә.

                “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре юл хәрәкәтендә катнашучылар беренче ярдәм дә күрсәтә белергә тиеш дип саный. Балаларны моңа мәктәп яшеннән үк өйрәтү мөһим.

           Агымдагы елда балалар иҗат үзәгенә "Юл һәлакәте вакытында беренче ярдәм" темасына стендлар, Актанышның 2 санлы мәктәбенә  робот-тренажер, интерактив виртуаль велотренажер кайтартылган. Татар Суксуы, Пучы урта мәктәпләре укучылары яңа уку елында автомобиль йөртергә мәктәптә үк өйрәнәчәкләр, уку йортында хәзер “Автосыйныф” бар.

Реклама


           "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенә әзерләнү һәм материал техник базаны баету өчен укучыларга 51924 сумлык комплектлар, барлык балалар бакчаларына махсус йомшак модульләр комплекты бүләк итеп бирелгән. 

      “Алтынчәч”, “Ромашка” балалар бакчалары юл йөрү кагыйдәләрен “Мобиль шәһәрчек” буйлап өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X