«Мотоцикл» оператив чарасы кысаларында 7 сыйныфта укучыны тоткарлаганнар
Юл- транспорт хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, юлда йөрү кагыйдәләренә игътибарны юнәлтү, һәлакәтләрне булдырмау максатыннан районыбызда «Мотоцикл» оператив чарасы игълан ителде.
Бу хакта без "Актаныш-информ"ның рәсми сайтында игълан иткән идек.
Ункөнлек барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре мотоциклда җилдерүче тәртип бозучыларны тоткарлады. Арада спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә итүче ваемсызлар да, таныклыксыз руль артына утыручылар да бар. Шунысы ачык- юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучыларның барысы да яшьләр. "Яшь чагында җилдереп калыйк!" диюләреме, әллә "Минем белән берни дә булмаячак!" дип үз-үзләренә артык ышануларымы, бу райондашларыбыз беренче чиратта үзләренең, аннан инде башка шоферларның, җәяүлеләрнең гомерен, сәламәтлекләрен санга сукмаучылар.
Әйтик, Яңа Әлем авылында яшәүче егет исерек көенә мопедка утыра, ЮХИДИ инспекторлары аны туктаткач, правасы да юклыгы ачыклана.
Казаннан Актанышка кайткан кунак та "Авылда кагыйдәләрне үтәмәсәң дә ярый" дигән ахры. Аның да йөртү таныклыгы булмаган
2009 нчы елгы кызыкай исә барыбызны гаҗәпкә калдырды. Актанышның беренче санлы мәктәбендә укучы яшүсмер мопедына утырып Актанышны әйләнеп чыгарга уйлый ул. Әмма ЮХИДИ инспекторларының очлы күзе аны бик тиз искәреп ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев