Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Өлкәннәребез «Автобабай-2022» бәйгесендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә

Тиздән- Өлкәннәр көне. Өлкәннәр ункөнлеге башланыр алдыннан район юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге олы яшьтәге машина йөртүчеләр арасында бәйге оештыра.

          "Автобабай-2022" бәйгесе бүген "Белая" автомәктәбендә башланып китте. Өлкәннәребез юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен конкурсның беренче этабында тест аша тикшерәләр.


Бәйге башланганчы РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге вәкиле Чулпан Габидинова һәм район юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бүгенге мөһим чарага катнашырга теләк белдергән өлкәннәргә рәхмәт әйтеп уңышлар теләде.


            Бәйгенең максаты- өлкәннәрне ел саен яңарып торучы юл кагыйдәләре белән таныштыру, юлда йөрү мәдәниятен арттыру, кагыйдәләрне искә төшерү.

            Конкурсның икенче этабында ир-егетләр машина йөртү осталыгын сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев