Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Пучы, Теләкәй, Уразай мәктәпләрендәге ата-аналар җыелышында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү темасына да сөйләштеләр

Пучы, Теләкәй, Уразай мәктәпләрендә ата- аналар җыелышлары эчтәлекле узды. Очрашуда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты, алар юл кагыйдәләрен үтәмәүнең нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.

Коллективларның ата- аналар белән тыгыз элемтәдә торып уртак эшчәнлек алып баруы зал тутырып килгән ата-аналардан да күренә. Балаларының укуы, мәктәп тормыш белән кызыксынып торуы һәр ата- ананың бурычы. 
«Юл йөрү кагыйдәләрен кем өйрәтә», «Балаларга яше җитмичә кыйммәтле уенчыклар-скутер, мопед кебек транспортларны алып бирү кирәкме?», «Бала тормышына нәрсә куркыныч яный?»- бу сорауларга ата- аналар видеоролик карап җавап тапты.

Балалар ата- ана үрнәгендә тәрбияләнә! Ата- аналар кагыйдәләрне төгәл үтиме? Менә шушы сораулар һаман да актуаль булып кала, – ди ЮХИДИ хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев