Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев автомобиль йөртүчеләрне бу көннәрдә аеруча сак булырга чакыра

Район ЮХИДИ идарәсе юллардагы имнлекне тәэмин итү максатыннан юлларны караучы, чистартучы оешмалар белән даими элемтәдә тора. Инспекторлар тарафыннан күзәтелгән кимечелекләр вакытында төзәтелә. Республика районнарында соңгы көннәрдә юл-транспорт фаҗигаләре теркәлүе турында ишетеп торабыз. Аллага шөкер, Актаныш районында әлегә бу уңайдан тыныч, киләчәктә дә шулай булсын, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. Моның өчен барлык кагыйдәләрне төгәл үтәү, ЮХИДИ инспекторларының киңәшләренә колак салу мөһим.

                Кышка керү белән юлларда бозлавык барлыкка килде. Аеруча бүгенге һава торышы юлларда көзге ясады. Кар да явып киткәч, автомобиль белән идарә итү бигрәк тә кыенлаша. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев барлык райондашларны юлларда сак йөрергә чакырды. Аеруча автомобиль белән идарә итүчеләрне куркынычсыз тизлек тоту, юл һәм һава шартларын тизлекне көйләү, текә борылышларда, таулы өлешләрдә уяу булу -үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге, сәламәтлеге һәм гомерен саклау дигән сүз ул.  

              Җәяүлеләр дә юллардагы иминлеккә үзләреннән өлеш кертә. Тиеш булмаган урында юлны кисеп чыкмаска, махсус юл кичүләрендә  игътибарлы булырга кирәк. Автомобиль йөртүче тормоз системасы аша туктатырга теләп тә транспортны бозлавыкта тыеп булмаска мөмкин. Кышкы көннәрдә караңгы тиз төшә, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне күреп бетермәве бар. Юлда йөрүчеләргә яктылык кире кайтаргыч элементларларны тагып йөрергә киңәш ителә. 

              21-27 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында  "Каршы як полоса" оператив-профилактик чарасы уза. Операция кысаларында хокук сакчылары юлның каршы ягына чыгып кагыйдә бозучыларны ачыклау максатыннан профилактик рейдлар оештыра.

         Ренат Радик улы районның иң эре юл артерияләрендәге ситуацияне контрольдә тотуын әйтте:

- Бүген М-7 трассасын карап кайттым. Юллар көн таләпләренә җавап бирә торган итеп чистартылган. Актаныш-Пучы, Актаныш-Мөслим, Актаныш-Бүләк, Актаныш-Пучы юлларына да нык игътибар юнәлтәбез, диде район юлларындагы тәртипне саклаучы баш инспектор. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев