Райондашыбыз 30 мең сум штраф түләячәк
26 октябрь көнне гражданин Мөхәммәтдинов Марсель Рәдис улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать хөкемдары карары белән М.Р. Мөхәммәтдинов административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм ителә. Шулай ук райондашыбызга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев