Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районыбыз тәрбиячеләре юл йөрү кагыйдәләренә заманча белем бирү технологияләре аша өйрәтәчәк

Бүген район хакимиятендә узган брифингта район үзәге Актанышның балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр катнашты.

             Педагоглар күптән түгел Казанда ЮХИДИ оештырган белем күтәрү курсларында укып кайттылар. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга кечкенәдән үк төшендерүнең никадәр әһәмияткә ия икәнлеген алардан да яхшырак аңлаучы юктыр. Чөнки тәрбиячеләребез юлда хәвефсез йөрергә өйрәткән нәниләр берничә елдан мәктәпкә китә, соңыннан юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучыларга әвереләләр, автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә әйләнәләр.

Ә ак кәгазьгә беренче язылган сүзләр, кагыйдәләр беркайчан да онытылмый. Нәкъ мәкальдәгечә-алтыдагы-алтмышка.

                  Бүгенге брифингта тәрбиячеләр курсларда уку барышында ачкан яңалыклар, эш тәҗрибәсе, заманча технологияләр турында сөйләделәр.  Гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасыннан ("Ромашка") Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы,  Мингазова Гөләндәм Әхмәтсафа кызы, гомуми үсеш бирүче 7нче балалар бакчасыннан ("Алтынчәч") Әдһәмова Кадрия Вәсим кызы,  гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасыннан ("Әтәчкәй")  Габдрахманова Эльмира Рәшит кызы, Мансурова Эльвира Ринат кызы,  мәгариф идарәсәнең мәктәпкәчә тәрбия методисты Хисмәтуллина Лилия Фәрит кызы һәм ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы әңгәмә барышында ирешелгән уңышлар, киләчәккә куелган бурыч-максатлар белән уртаклаштылар.

             Педагоглар бертавыштан  юл хәрәкәте буенча республиканың профилактика идарәсенә, аның район бүлеге җитәкчелегенә төрле яклап ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр. ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бу юлы да буш кул белән килмәгән иде.

Тәрбиячеләргә юл кагыйдәләрен өйрәтүдә кирәкле дидактик әсбаплар тапшырды.

Ләйсән Рәзиф кызы киләчәктә дә балалар бакчалары, мәктәп коллективларын кулга-кул тотынып эшләргә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев