Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы дәвам итә(+ФОТО+ВИДЕО)

Бүген ЮХИДИ инспекторлары-хезмәткәрләре һәм "Актаныш-информ" журналистлары катнашында "Каеш" операциясе кысаларында чираттагы рейд оештырылды.

                                          Иминлекне саклау, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү максатыннан, район үзәгендә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үтә. Аның барышында автомобиль йөртүчеләрнең иминлек каешларын файдаланулары да тикшерелә. 

                                          Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктында күрсәтелгән таләпләрне үтәмәүчеләр генә түгел, балаларын махсус утыргычтан башка йөртүчеләр дә аерым контрольгә алына. 
Әлеге чараның төп максаты- юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
                                          Юлларда игътибарлы булыгыз, хөрмәтле райондашлар.
                                          Актаныш муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев райондашларыбызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген әйтте һәм юлларда йөрүчеләрне сак булырга өндәде:

Рейд барышында ЮХИДИ инспекторлары саклык каешлары такмаучыларны ачыклап, профилактик әңгәмәләр үткәрә. Административ җаваплылыкка тарттыралар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, авария, юл һәлакәте була калса, машина йөртүче һәм пассажирларның  исән калуларын каешлар 5 тапкыр арттыра. 
Юл кагыйдәләрен бозмаска, игътибарлы һәм сак йөрергә чакырабыз!

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт  инспекциясе тарафыннан гамәлгә куелган "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы 2022 елның 11 июленнән - 10 августка кадәр дәвам итә.

 

Татарстандагы ЮХИДИ зыян күрүчеләр белән бәйле юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан юхиди Актаныш районы Татарстан Республикасы Хокук сагында Кеше һәм закон “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Видео Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Фотолар