Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районыбызның юл иминлеген тәэмин итүчеләр Хөснуллиннар гаиләсенә автокресло тапшырды

Алсу һәм Альберт Хөснуллиннар бүген дүртенче улларын бала тудыру йортыннан алып чыкканда тагын бер зур бүләкле булдылар. Районыбызның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге әлеге гаиләне тәбрик итеп автокресло тапшырды.

             2022 елның 11 июленнән 11 августка кадәр Татарстан Республикасында "Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы уза.

                               Балалар өчен махсус автокреслолар юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар травмасын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы. 

               Агымдагы елның 6 аена республикада пассажир балалар катнашында 69 юл хәрәкәте фаҗигасе теркәлде. Анда 3 бала һәлак булды, 82-се төрле тән җәрәхәтләре алды. 

               Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта, аларның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен махсус автокреслоларга утыртып кына йөртелергә тиеш. Ә Хөснуллиннар гаиләсенә бу креслолар берәү түгел, ә дүртәү кирәк. Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы Артур Җиһаншин белән ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Лена Фазлыева килеп  Алсу һәм Альберт Хөснуллиннарның гаилә шатлыгын уртаклаштылар, Солтанга атап автоканәфи тапшырдылар. 

    

       

         

 

             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев