Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

РЕЙДЛАРЫБЫЗ МАКСАТЫ:Юлда бала һәлак булмасын, дисәк...(АКТУАЛЬ ӘҢГӘМӘ)

Җәй җитүгә ике тәгәрмәчле транспорт белән бәйле юл вакыйгалары ешая. Бу бигрәк тә велосипед һәм скутерда йөрүче балигъ булмаганнарга кагыла. Чираттагы Актаныш районының ЮХИДИ рейдында без - журналистлар да катнаштык.

                                                 Велосипедчыларның еш кына кагыйдәләрне бозып, машина юлларында йөрүе күңелсез хәлләргә китерә. Скутерлар да яшүсмерләр өчен хәвеф чыганагы булып тора. Кыйммәт булмаган әлеге транспортны ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәү таләп ителми, аны идарә итү өчен йөртү таныклыгы булу да мәҗбүри түгел. Гамәлдәге закончалык буенча мопед белән автомобиль юлларында йөрү бары тик 16 яше тулган һәм мотошлем кигәннәргә генә рөхсәт ителә. Аны сатып алганда әти-әниләр балаларының алдагы язмышы турында уйланмыйлардыр, күрәсең. 16 яше тулмаган скутер яки мотоцикл йөртүче тоткарланган очракта аңа карата материал балигъ булмаганнар эше буенча инспекциягә җибәрелә. Ә әти-әнисенә административ штрафка тартылу турындагы карар чыгарыла.

                                Рейд барышында безнең иҗади төркем Актаныш районы ЮХИДИ бүлекчәсенең административ җәза үтәтү инспекторы Чулпан Ринат кызы Габидинова белән әңгәмә корды:

Чулпан Ринатовна, әлегесе вакытта статистиканы карап үтсәк, гомумән, Татарстанда һәм районыбызда ничек?

Агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында 204 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулар нәтиҗәсендә 5 баланың гомере өзелгән, 217 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Район буенча балалар катнашы белән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, 1 бала тән җәрәхәте ала.

Саннар нинди генә булса да - алар бар... Кемнәрнеңдер газизләренең гомере хәл ителә...

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында аварияләр саны көннән-көн арта. Җәй - юл-транспорт фаҗигаләре кискенләшкән чор. Чөнки әлеге вакытта яшүсмерләр җәй җитте дип велосипед, скутер, мопедларга утырып йөриләр, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, аянычлы хәлләргә юлыгу очраклары ешая. Бүгенге көндә урамнарда скутер, мопед, велосипедта йөрүче яшүсмерләрне еш күрергә тууры килә.

Бала-чага катнашында аварияләрне булдырмау максатында районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитди эшчәнлек алып барамы, Чулпан?

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү, юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү максатыннан без инде рейдларга чыгабыз. Әлеге рейдлар дәвамында без юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны, юлны аркылы тиешсез җирдән чыккан, аеруча велосипедта ярамаган, хәвефле урыннарда йөрегән укучыларны туктатып, юл хәрәкәте иминлеге буенча махсус карточкалар тутырып, мәктәпләргә җибәрәбез.

Велосипедта ничә яшьтән кайда һәм ничек йөрү рөхсәт ителә?

Безнең инде юллларда йөрү кагыйдәләре нигезендә велосипедта бары тик 14 яшьтән алып  юлның уң ягыннан йөрү рөхсәт, 7 яшьтән - 14 яшькәчә тротуар, җәяүлеләр юлыннан яки велосипед өчен махсус юлыннан, тик җәяүлеләр йөри торган яктан гына мөмкин. Инде минем аерым басым ясап әйтәсем килә, 7 яшҗкәчә балалар велосипедта олылар күзәтчелеге астында гына йөрергә тиеш. 

Мопедларда, скутерларда һәм мототранспортта аеруча яшҗләр бик күп җилдерә. Бу хакта да, иминлек турында искәртеп үтсәгез иде.

Хәзерге көндә велосипед һәм мототранспорт иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Күп очракта машина юлына велосипед белән чыгучы кече яшьтәгеләр зыян күрә. Алар машиналар белән беррәттән юл хәрәкәтендә катнашучылар булып саналалар. Һәм, әлбәттә, велосипедта йөрүчеләрнең дә юл кагыйдәләрен белүе сорала. 

Әңгәмәбез өчен рәхмәт яусын, Чулпан! Юлларда иминлек булсын!

                                                 Хөрмәтле ата-аналар, велосипед, скутер, мопед алып биреп кадерле балаларыгызны, сабыйларыгызны нинди куркыныч астына куюыгызны аңласагыз иде. Чөнки әлеге 2 тәгәрмәчле техника катнашында аварияләр юлларда еш кына кабатлана. Андый фаҗигаләрнең күбесе, бала гомере өчен - үлем белән дә хәтта тәмамлана...

                                                 ТРның Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кануннарын бозмаска, тәртиплелеккә һәм игътибарлы карашта булырга дәшә!
Татарстандагы ЮХИДИ зыян күрүчеләр белән бәйле юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев