Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Рөстәм Раянов –“Автобабай”да өченче тапкыр җиңүче (фото һәм видео)

Бүген районыбызда өлкән яшьтәге автомобиль йөртүчеләр арасында “Автобабай-2022” бәйгесе узды.

                     Өлкәннәр декадасы уңаеннан оештырылган конкурста 4 ир-егет катнашты.

"Автобабай-2022" конкурсантларын сәламләп РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге вәкиле Чулпан Габидинова ветераннарга уңышлар теләде.

 Катнашучылар ике этапта көчләрен сынады. Беренчесендә “Белая” автомәктәбе базасында юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен үткәрелә торган биремнәрне чиштеләр. Тестта 20 сорау, 20 минут эчендә бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алырга кирәк.

 

Бабайлар 20 минутны көтеп тормады, мәсьәләләрне бик җитез чиштеләр.

 

Әлбәттә, автоостаз Раил Садертдинов әйтүенә караганда, хаталар да булмый калмаган.

 
             

 

          Район юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бәйгенең төп максаты өлкәннәрдә юл йөрү культурасын арттыру, ел дәвамында гамәлгә кергән кагыйдәләр белән таныштыру, һәм инде, әлбәттә, машина йөрткәндә юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә мотивация булдыру.


                  Конкурсның икенче этабы технология техникумының автомобиль йөртү мәйданчыгында узды. Бабайларыбыз тизлеккә 4 төрле маневр ясап автомобиль йөртүдә осталыкларын күрсәтте.

Автомобильнең арты белән параллель парковка ясау, машинаны билгеле бер чиктән чыкмыйча гаражга кертү, билгеле бер мәйданда борылу, эстакадага машинаны туктатып менеп күрсәтү- шушы биремнәрне иң кыска вакыт- 1 минут 31 секунд эчендә Рөстәм Раянов башкарып чыкты.

 

-    Рөстәм абый, машина йөртә башлавыгызга ничә ел?

-    1976 нчы елда ДОСААФ оешмасында укып машина йөртү таныклыгын алган идем. Имтиханнарны Чаллы шәһәрендә бирдек. Шуннан бирле машина йөртәм.

-    Беренче машинагызны кайчан алдыгыз?

-    1994 нче елда беренче машинамны алдым. Ока машинасы иде ул. Аңынчы әтинең Жигулиенда йөрдек.

           Аннан соң Рөстәм абый берничә машина алыштырган, хәзер дә автомобильсез тормышны күз алдына да китерми. Бәйге нәтиҗәләре буенча быел да ул “Автобабай-2022” бәйгесендә иң күп балл туплап, җиңү яулады.

         Икенче урында Актаныштан Дилшат Мөхәммәдиев, өченче  урында Пучыдан 88 яшьлек Фәндүс Басыйров.

Җиңүчеләр кубоклар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Нурулла Нурлыевка кызыксындыру бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев