Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаучылар юл һәлакәтендә гомере өзелгән сыйныфташларын искә алды (видео һәм фото)

Республикабызның 10 айлык нәтиҗәләренә күз салсак, 2760 юл һәлакәте теркәлгән. 260 кешенең гомере өзелгән. Һәлакәткә тарыган 229 республикадашыбыз исерек хәлдә руль артына утыручылар.

          Ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.  Бүген район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге “Форпост” яшьләр үзәге белән берлектә бик тә тәрбияви эчтәлектәге кичә оештырды. 

     "Яшьлек" яшьләр үзәгендә узган чара яшьләребезне юлларда сак йөрергә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, өйдә өзелеп көтүче әти-әниләр хакын хаклап исән-сау кайтып керергә өндәде.


                 Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан төшерелгән фильмны тәкъдим итте. Аннан соң юл фаҗигасенә тарып якыннарын югалкан райондашларыбызны әңгәмә корырга сәхнәгә чакырды.

Әлеге очрашу Ләйсән Рәдиф кызының үзе өчен дә дулкынландыргыч. Чөнки берничә ел элек ул сыйныфташын юл һәлакәтендә югалта.

                   Яңа Әлем мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары сыйныфташлары Илназ Исламовны бүгенгедәй хәтерли. Яңа гына гаилә корган, сөйгәне белән сабыйларын үстереп тормыш мизгелләреннән ямь табып яшәүче Илназның үлеме аны белгән һәммә кешене тетрәндерә. Ләйсән Рәдиф кызы сүзне бер-бер артлы сыйныфташларына бирде.

                    Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова Илназның гаиләсенең Алабуга шәһәреннән күченеп кайтуы, VI сыйныфка килгән яңа укучының тырышлык күрсәтеп укуы, соңыннан Алабуга педагогия институтында уртак студент тормышы турында сөйләде. Шундый егетне юл һәлакәтендә югалту якыннарына мәңге төзәлмәс яра, ә калганнарга гомерлек дәрес булсын. 


-Илназ минем арттагы партада утырды. Бик әдәпле, тәртипле гаилә иде алар. Илназ һәлак булгач барысы да ятим калды. Урыны оҗмаһта булсын! Юлларда сак йөрегез берүк,- ди истәлекләре белән уртаклашты искә алу чарасына килгән тагын бер сыйныфташлары Илсур Нәфиков.

         Илназны искә алу чарасында яңңгыраган хатирәләр аның апасы Рәзифә өчен аеруча дулкынландыргыч. Ул кабат бу хәсрәтле вакыйганы күңеленнән кичерде. Күз яшьләре аша һәлакәт булган көнне исенә төшерде:

-Мин бу вакытта бала көтә идем. Энемнең авариягә эләгүен ишеткәч, соң чиккәчә аның исән калуына өметләндем. Туганыңны югалтудан да олы кайгы юк. Хатыны белән баласын Алабугада калдырып Илназ юлга чыга. Яшь гаилә иң беренче эш итеп машина сатып алган иде. Бәлки бу ялгыш адым булгандыр. Бозлавыкта энем машина белән идарә итеп бетерә алмыйча фура астына керә. Хатыны япь-яшь көенә кечкенә сабый белән тол калды, әле ул студент кына иде. Хәзер Илназның улына 15 яшь. Бу вакыйгадан яшьләр сабак алсын иде. Машина йөртү таныклыгын алгач, яшь кенә килеш тәҗрибәсез көенә күпләр әти-әнисе сатып алып биргән машина артына утыра да бик җитез җилдерә башлый. Юлларда сез үзегез генә түгел икәнлегегезне онытмагыз. Менә шундый һәлакәтләр килеп чыккач калган кешеләргә бик авыр. Рәхмәт шундый искә алу чарасына чакыруыгыз өчен,- диде Нәзифә Шәвәлиева. 

 

             Нәзифә Мирзаһидан кызы шулай ук укучыларны яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрергә өндәде. Бигрәк тә көзге, кышкы яорда караңгы тиз төшә. юлларда машиналар күп. аларны йөртүчеләр юл кырыеннан баручы җәяүлене күрмәскә дә мөмкин. Яктылык кайтаргыч беләзекләр, куртка, сумкаларга тагылган фликерлар гомерне саклап калу көченә ия.


                   Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин юл һәлакәтендә вафат булган Илназның һәм башка әрвахлар рухына изге Коръән аятьләре укыды. Аңынчы хәзрәтебез тәрбияви вәгазь-киңәшләрен җиткерде.

              Мәктәпне тәмамлаганда күпләр машина йөртү таныклыгына ия булып чыга. Әти-әнисе улына я кызына башта искерәк, соңыннан кредитка булса да яңа машина алып бирә. Әлбәттә, яшьләр арасында мондый рәхәтлектән башлары әйләнеп китүчеләр дә юк түгел. Руслан хәзрәт юлларда йөргәндә әти-әниегез шалтырата икән тутап җавап бирегез, билгесезлектә үзәкләрен өзмәгез, сезне өйдә көткән якын кешеләрегезне борчуга салмагыз,дип әти-әни хакы турында аңлатты. Юлларда сак йөрергә чакырды. 


                             Кичәнең икенче өлешендә укучылар “Форпост” директоры Тәнзилә Гыйниятова әзерләгән викторинада белемнәрен сынады.

Сораулар, әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев