Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тагылмалы квадроцикл капланып өлкән яшьтәге пассажир өстенә менгән

Прицеплы квадроцикл йөртүче тауга менә алмыйча артка тәгәрәгән һәм әйләнгән. Бәхетсезлек очрагы Тукай районында теркәлгән.

             Һәлакәт вакытында 63 яшьлек пассажир техникадан очып төшә, аны квадроцикл таптап китә. Хатын-кыз йөртүченең әнисе булган, ул аның артында утырган. 
          Кулдан ясалган  квадроциклга прицеп тагып, басудан печән ташыганнар. Квадроциклны йөртүче һәм аның 11 яшьлек туганының сәламәтлегенә зыян килгән. Кулы сынган малайны Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә илткәннәр. Фаҗига буенча район прокуратурасы вәкилләре тикшерү эшен башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев