Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тотыласыңны белә торып, ник тамак чылатырга?

Сак булыгыз, руль артында исерек йөртүче!

Автомобиль йөртүчеләр арасында эчкечелекне берәр вакыт туктатып булырмы? Мондый ваемсызлыкка каршы бик озак көрәшергә туры килер, мөгаен. Чөнки автоинспекторларның рейд нәтиҗәләре моны бик яхшы дәлилли.

Агымдагы елның 2 апрелендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча Гражданин Вәлиев Дилүс Фаис улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. 

Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән граждан Вәлиев Д.ф. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Материал Актаныш муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев