Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮЛ ГАЗАБЫНА ЮЛ КУЙМЫЙК:Велосипедта йөрү кагыйдәләре

Әлеге кагыйдәләрне балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә белергә тиеш!

Велосипедта йөргәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– 7 яшькә кадәрге балалар тротуардан, җәяүле һәм велосипед юлыннан гына йөрергә тиеш;
– 7 яшьтән 14 яшькә кадәр җәяүле зоналарыннан читкә чыга ала;
– 14 яшьтән өлкәнрәкләргә исә, югарыда саналган урыннардан тыш, велосипедчылар полосасыннан да йөрергә рөхсәт ителә;
– 7 яшькә кадәрге велосипедчыларны өлкән кеше озатып йөрергә тиеш. Я булмаса, мондый баланың өлкән кешенең велосипедында махсус утыргычта алып барылуы шарт;
– тәүлекнең караңгы вакытында велосипедчыга яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә.
Велосипед йөртүчеләргә түбәндәгеләр тыела:
– рульгә тотынмыйча яки бер кул белән генә тотынып бару;
– конструкциядә күрсәтелмәгән очракта пассажирлар алып бару:
– 0,5 метр читкә чыккан йөк алып бару;
– велосипедны велосипедка тагып алып бару;
– махсус көйләнгән урын булмаганда 7 яшькә кадәрге баланы утыртып бару;
–  бер генә юнәлешле полосада борылу;
– велосипедны башка төр транспортка тагып бару. Бу бик куркыныч!

Реклама

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев