Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлда йөрүчеләр игътибарына: “Каршы як полоса” операциясе дәвам итә

Тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында Татарстанда 23 июньнән “Каршы полоса” профилактика дәвам итә.

               23 июньнән Татарстанда “Каршы як полоса” операциясе башланган иде. Профилактик чара 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.  Агымдагы елның биш аенда Татарстанда каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 143 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. “Республика буенча булган аварияләрдә биш ай эчендә генә дә 51 кеше һәлак булды һәм 237 кеше зыян күрде Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык булмавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” дигән юл билгеләре гамәлдә булган зонада, “Тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда – узып китү тыела”, – ди район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев