Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

19 ИЮНЬ – МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель ФӘТТАХОВ районыбызның медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

                   Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәм. 
                 Медицина хезмәткәрләренә без иң кадерле әйбер – сәламәтлегебезне кайгыртуны ышанып тапшырабыз. Ә бу сездән заманча технологияләрне белүне, иң югары кешелек сыйфатларын, үз-үзеңне аямый эшләүне таләп итә. Медицина фәне ничек кенә алга китмәсен, хастаханәләрдә нинди генә камил дәвалау-диагностикалау җиһазлары һәм югары технологияләрдән файдаланмыйк, 
пациентларның табибларның игътибарына, хәлгә керү сәләтенә ихтыяҗы кимеми. 
               Коронавирус пандемиясе вакытында сезнең хезмәтегезнең нинди җаваплы һәм кирәкле булуына тагын бер тапкыр инандык. Райондашларыбызның гомерен саклап калуда, сәламәтлекләрен кайгыртуда армый-талмый куйган хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. 
               Тагын бер кат бәйрәмегез белән котлап, аяз күк йөзе, көндәлек эшегезнең мөмкин кадәр тынычрак үтүен, югалту ачысының азрак булуын телим. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык юлдаш булсын, сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев