Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

19 нчы июнь — Бөтендөнья йөрү көне

19 нчы июнь көнне — хәзерге дөнья ритмында яшәүче кешеләр өчен гадәти булмаган бәйрәм, Бөтендөнья йөрү көне билгеләп үтелә. Бу стрессны, нерв киеренкелеген киметү өчен җәяү йөрү кебек онытылган ысулның мөһимлеген бәяләргә өндәүче бәйрәм.

 

 

Хәзерге мегаполисларда яшәүче күп кешеләр алдына объектив чынбарлык бик югары тормыш темпларын куя, ул нерв системасының торышына тәэсир итми кала алмый. Тормыш темпларын киметергә һәм мөмкинлекләрне яңадан карап чыгарга теләмичә, күпләр бу проблемаларны дарулар ярдәмендә хәл итәргә омтыла. Бәхеткә, соңгы елларда спорт белән мавыгу һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылу популярлаша бара. Парк яки урман буйлап җәяү йөрү, табигатькә чыгу стресс белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора. Бу гади ысулның мөһимлеген һәм мөмкинлеген ассызыклау теләге инициаторларны, активистларны ел саен Бөтендөнья йөрү көнен билгеләп үтәргә этәрә. Өстәвенә, нәкъ июнь аенда, өстенлек итүче кояшлы җылы һава торышы саф һавада йөрергә чакырып тора.

Җәяү йөрү барыбыз өчен дә мөмкин әйбер, вакытны гына файдалы итеп бүлә белергә кирәк. Бу ял итү ысулы нинди дә булса матди чыгымнар да таләп итми, шул ук вакытта сәламәтлегебезгә файдасын тоячакбыз. Йөрү стрессны киметү генә түгел, ә игътибарны, хәтерне һәм ми эшчәнлеген яхшы стимуллаштыра, аппетитны яхшырта һәм йокыны нормальләштерә.

Табигатьтә җәяүле ял вакытында безгә комачаулык итүчеләр дә очрап тора, болар черкиләр, вак чебеннәр (мошкара), талпаннар... Алар төрле йогышлы авыруларны таратучы булып торалар. Шуңа күрә җәяүле ял өчен уңайлы киемнәр сайларга, тәнгә, киемгә черкиләрне, талпаннарны, бөҗәкләрне куркыта торган махсус препаратлар сиптерергә, яки кремнар сөртергә киңәш ителә.

Кан суыручы черкиләр популяциясен киметү өчен специфик булмаган комплекслы профилактика чаралары да башкарыла:

-эпидемиологик әһәмиятле участокларда кулланырга рөхсәт ителгән инсектицид препаратлар (башлыча ларвицидларны) кулланып эшкәртүләр үткәрү;

-гидротехник чаралар үткәрү, черкиләр үрчү урыннарын бетерү;

-күп фатирлы йортларның подвал биналарын гамәлдәге санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә ярашлы тоту һәм подвал (шәһәр) черкиләре популяцияләре белән көрәшү;

-торак пунктлар, парклар, скверлар, халыкның күпләп ял итү урыннары территорияләрен төзекләндерү;

-халык белән санитар-агарту эше алып бару.

Безнең районда да куркыныч авыруларны таратмау максатыннан ачык сулыклар, күл өсләре 2 тапкыр черкиләргә каршы, кешеләр күпләп ял итә торган урыннар (парк, сквер кебек) талпаннарга каршы рөхсәт ителгән препаратлар кулланып эшкәртелә.

Сәламәт яшәү рәвешенә омтылып җәяү йөрүне көндәлек гадәти күнекмә итеп тормышыбызга кертик. Сәламәтлегебезне ныгыту һәм саклау һәрберебезнең бурычы булып түгел, ә теләге булсын! Сезгә күңелле һәм файдалы җәяү йөрүләр!

Татарстан Республикасында «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев