Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

25 форма-киңәшмәдә табиблар эшчәнлегенә бәя бирелде

25 форма-киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова район үзәк хастаханәсенең диспансерлаштыру нәтиҗәләре белән беррәттән табиблар эшчәнлеген бәяләде .

             2021 елнын 10 аенда район үзәк хастаханәсендә 4 762 кеше табиблар тикшерүен узган. Бу каралырга тиешле 88,9 % кеше диспансерлаштыру үткән дигән сүз. 
           Әлегә район үзәк хастаханәсендә диспансерлаштыру тукталып тора. “Вируслы респиратор авырулар һәм COVID-19 таралуын булдырмау максатыннан Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча (приказ МЗ РТ №2373 от 25.10.2021 г.) диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр үткәрү 25 нче октябрьдән санитар-эпидемиологик халәт яхшырганчыга хәтле туктатылды”, дип, комментарий бирде Рәйхан Флүс кызы.

              Рәйхан Галимҗанова табибларның диспансерлаштыру уздыру күрсәткечләре белән беррәттән гомумгамәли табиблар эшчәнлеген дә бәяләп узды. Яшел зонада, ягъни рейтингның алдынгы урыннарында гомумгамәли табиблар Рифа Ибраһимова, Миләүшә Хаҗиева, Рөстәм Могътазиров, кызыл зонада Ильяс Закиров, А. Сафиуллин, Иршат Зәкиев.  Рейтинг нәтиҗәләре 1000 кешегә туры килгән үлем күрсәткече, төрле авырулардан үлем күрсәткече, эш яшендәгеләрнең вафаты, авырулар буенча исәпкә бастыру, авыруларны кабул итү, диспансерлаштыру, ташламалы дарулардан баш тартучылар, авырулардан кергән шикаятьләрдән чыгып билгеләнә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев