Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

2190 райондашыбыз социаль пакеттан баш тарткан (авыл җирлекләренең 2015 елдагы эшчәнлеге 2)

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов сүзләренә карагандарайонда ир-атларның гомер озынлыгы - 64.4, ә хатын-кызларныкы 77.5 яшь тәшкил итә. Баш табибның чыгышыннан күренгәнчә, 159 кеше ике яки аннан да күбрәк ел флюорография үтмәгән. Бу урында Илфак Бариев һәр җирлек буенча аерым тукталып, ул кешеләрнең ни өчен флюорография үтмәүләрен сорады....

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов сүзләренә карагандарайонда ир-атларның гомер озынлыгы - 64.4, ә хатын-кызларныкы 77.5 яшь тәшкил итә. Баш табибның чыгышыннан күренгәнчә, 159 кеше ике яки аннан да күбрәк ел флюорография үтмәгән.
Бу урында Илфак Бариев һәр җирлек буенча аерым тукталып, ул кешеләрнең ни өчен флюорография үтмәүләрен сорады. Урын өстендә ятучылардан тыш, барысының да флюорография үтүен тәэмин итәргә кушты.Чөнки туберкулез авыруы бик мәкерле. Әлеге флюорография үтмәүчеләр белән бергә, бер йортта яшәүче балалар да бар. Аларның да язмышын куркыныч астына куярга ярамый. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында андый чир чыккан очракта, терлекләрнең күпләп кырылуы ихтимал. Сөйләшүдә, фельдшерларны, гомум-гамәли табибларын тыңламыйча, флюорография үтмичә йөрүчеләрне хастаханәгә китерүдә авыл башлыклары һәм полиция хезмәткәрләренең дә ярдәм итүен үтенделәр. Ник дигәндә, җирлектәге сәламәтлек торышы барыбызны да кызыксындырырга тиеш.
Районда ташламалы дарулардан баш тартучыларның бик күп булуы җитәкчелекне нык борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Айрат Бикмөхәмәтов китергән саннардан күренгәнчә, 2190 кеше социаль пакеттан баш тартып, акча алуны хуп күргән.
- Ни өчен әлеге кешеләр ташламалы дарулардан баш тарткан? Ул кешенең авыруы бүген бераз кимеп торса да, бераздан көчәеп китәргә, аңа кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин. Сез - медицина хезмәткәрләре моны ныклап төшендерергә тиешсез, - дип мөрәҗәгать итте Илфак
Бариев.
Табиблар ташламалы рецептлар буенча даруларның даруханәләрдә даими булмавы сәбәпле, кешеләрнең социаль пакеттан баш тартуын хәбәр иттеләр.
Даруханәләрдә дарулар белән тәэмин ителешне калыпка салмый торып, чире артык борчымаган кешеләр социаль пакетларга кире кайтмас, мөгаен. 2015 елда фельдшерлар, табибларның үгетләүләре буенча 120 кеше кире социаль пакет ала башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев