Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

24 февральдән үзәк хастаханәдә янә диспансеризация үткәрелә башлады

Татарстан Республикасы Сәлмәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә район үзәк хастаханәсендә янә 24 февральдән диспансеризация үткәрү башланды. Әлегә кадәр коронавирус авыруының артуы сәбәпле сәламәтлекне тикшерү туктатылган иде.

       Халык сәламәтлеген кайгыртуда районның “Игелек үзәге” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә ярдәмгә килә. “Демография” илкүләм проекты кысаларында районга бирелгән LADA-Largus автомобиле белән авылларда яшәүчеләрне район үзәк хастаханәсенә алып килү оештырылды. Бу хезмәт график нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга күрсәтелә. 
 

       Актаныш районында 65 яшьтән өлкәнрәк 5335 кеше яши. “Демография” проекты автомобиле белән олы яшьтәгеләрне поликлиникага тирәнтен диспансеризация үтүдән тыш, вакцинация һәм ревакцинация ясатырга да алып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев