Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

24 март - Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне

Бу көнне үткәрүнең максаты - халыкка туберкулез авыруы хакында күбрәк мәгълүмат җиткерү, кисәтү чараларын аңлату. Туберкулез - йогышлы авыру. Туберкулез микроблары авыру кеше сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә ихтимал. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы микробларны тирә-якка күпләп...

Бу көнне үткәрүнең максаты - халыкка туберкулез авыруы хакында күбрәк мәгълүмат җиткерү, кисәтү чараларын аңлату.
Туберкулез - йогышлы авыру. Туберкулез микроблары авыру кеше сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә ихтимал. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы микробларны тирә-якка күпләп тарата. Зарарланган һава, су, көнкүреш әйберләре аша микроблар сәламәт кеше организмына үтеп керәләр. Чир таратучы кеше үзенең авыру икәнен белмәскә дә мөмкин, чөнки башлангыч чорда туберкулез гади салкын тию кебек бара. Берничә ай үтүгә, авыруның хәле кинәт начарлана.
Тормыш-көнкүреш шартларының түбән булуы, начар туклану, эчкечелек, тәмәке тарту, еш салкын тию туберкулез авыруы килеп чыгу өчен уңай шартлар тудыручы сәбәпләр булып тора.
Туберкулез авыруын вакытында кисәтү өчен 18 яшьтән соң һәр кеше 2 елга 1 тапкыр флюорография күзәтүе үтәргә бурычлы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев