Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

2967 райондашыбызның 2100дән артыгы акчага өстенлек биргән

Социаль ярдәмнән баш тартучы өлкәннәребез районда шактый. Аларның бушлай бирелүче дарулардан баш тартып, социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алырга теләүләренә пенсия фонды белгечләре нинди фикер белдерә соң? Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Булат Басыйров түбәндәгечә җавап бирде: - Социаль хезмәтләр җыелмасы дигән хезмәт турында сүз бара. Безнең районда бу...

Социаль ярдәмнән баш тартучы өлкәннәребез районда шактый. Аларның бушлай бирелүче дарулардан баш тартып, социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алырга теләүләренә пенсия фонды белгечләре нинди фикер белдерә соң?
Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Булат Басыйров түбәндәгечә җавап бирде:
- Социаль хезмәтләр җыелмасы дигән хезмәт турында сүз бара. Безнең районда бу төр хезмәт күрсәтү ике юл белән башкарыла: дарулата яки акчалата бирелгән социаль ярдәм. Шундый ташламага ия барлык халыкның 70 проценттан күбрәге (2967 кешенең 2100дән артыгы) бушлай даруга караганда, акчалата алуны өстен күреп гариза язды. Чагыштырып карасак, күрше районнарда бу сан 50 процент тирәсе. Суммасы быелның 1 февраленнән бераз үзгәрде: 807 сум - даруга, 125 сум - шифаханәдә дәвалануга, 116 сум - тимер юлда йөрүгә исәпләнгән.
- Чагыштырып карасак, бик зур сумма да түгел кебек, хәзер бит дарулар бик кыйммәт. Ә нигә бушлай дару алудан баш тарталар соң?
- Бушлай дарудан баш тартуны даруханәгә дарулар кайтмый, дип аңлаталар. Ә бит аның сәбәбен ерактан эзлисе түгел. Кеше баш тарта дару юк, дип; ә дару юк - кеше баш тартканга. Сорау күбрәк булган саен, районга дару да күбрәк кайтыр иде. Дарулата яки акчалата алырга телиләрме, бу - һәркемнең үз теләге. Шулай да яхшылап уйларга чакырабыз. Чөнки беркем дә иртәгә нәрсә буласын бүген белми. Безнең киңәш шундый: социаль хезмәтләрдән файдаланучылар ялгышмасыннар, дөрес юлны сайласыннар иде.
- Кеше фикерен үзгәртсә, нишләргә тиеш?
- Район пенсия фондына килеп, гариза язарга кирәк була. Гаризалар, гадәттәгечә, һәр елның 1 октябренә хәтле кабул ителә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев