Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

31 май – Бөтендөнья тәмәкесез көн

Ел саен 31 май Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән “Тәмәкесез көн, тәмәкедән баш тарту көне” буларак билгеләп үтелә. Бу көн 1987 нче елда гамәлгә кертелгән. Әлеге чараның төп максатлары - кешеләрне тәмәке йогынтысыннан саклау, аларны тәмәкенең куркынычлылыгы турында кисәтү, тәмәкегә бәйлелек булдырмауда, бу начар гадәттән арынуда кешеләргә ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр арасында тартуны булдырмау.

Тәмәке тарту дөньядагы иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе. Тәмәке даими рәвештә аны кулланучы кешеләрнең күбесен үлемгә этәрүче бердәнбер легаль продукт булып тора. Ел саен “тәмәке эпидемиясе" аркасында дөньяда 6 миллионга якын кеше вафат була.

          Бу эштә массакүләм мәгълүмәт чаралары зур роль уйный. Радио, телевидениеда табиблар тәмәке тартуның зыяны, аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар хакында чыгыш ясыйлар. Уку йортлары, медицина учреждениеларында чыгышлар ясала. Учреждениеләрдә сәламәтлек почмаклары эшләнә.

Россия, статистик күрсәткечләрдән күренгәнчә, иң күп тартучы илләрнең берсе булып тора. Белгечләр күзәтүләреннән һәм күрсәткечләрдән күренгәнчә тәмәке тарту зыяныннан үлүчеләр проценты хроник авырулардан үлүчеләргә караганда югарырак. Тәмәке тартучы үз сәламәтлегенә зыян китерүдән тыш  әйләнә-тирәдәгеләрнең дә саулыгын куркыныч астына куя. Тик күпләр моны бөтен тулылыгы белән аңлап җиткерми. Эштә, урамда, җәмәгать урыннарында бик күпләр  үзләре тәмәке тартмасалар да, аның төтенен иснәргә мәҗбүрләр. Тәмәкедә ацетон, никотин, кадмий, ДДТ һәм башка төрле агулы матдәләр бар. Тәмәке белән бәйле яман гадәт кешене үзенә һаман ныграк бәйли. Тәмәке төтене аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Кеше тәмәке тарта, ә тәмәке үз чиратында кешенең сәламәтлеген тартып ала. Әгәр кешеләр тәмәке тартуны ташласалар, уртача гомер озынлыгы  күрсәткече артыр иде, үпкә авыруларыннан, сулыш юлларындагы яман шештән, йөрәк-кантамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны  кимер иде.

             Тәмәке тарту бәйлелеге наркомания һәм алкоголизм кебек кешелекнең киң таралган гадәтләре белән бер югарылыкта тора диярлек. Һәр тартучы кеше үзен тартудан туктый алам дип уйлый. Ләкин никотин бәйлелегеннән котылу бар кешенең дә көченнән килми. Тәмәкене ташлауга ирешкән кеше зур авырлыкларга: йокысызлыкка, йөрәк ритмының акрынаюына, кызып китүчәнлеккә, артык авырлык туплауга дучар була. Никотин бәйлелеге психологик һәм физик яклап организмга тәэсир итэ һәм бу үз чиратында тартучыны стресс торышына китерергә мөмкин. Шуңа күрә тәмәке ташлаучыларга берничә киңәш бирергә мөмкин: тәмәке ташлаучыларга никотин бәйлелегеннән арыну очен, аның  микъдарен киметү өчен пластырьлар, дару төймәләре кулланырга була. 

            Психологик  бәйлелектән котылу өчен тәмәке тартасы килгәндә көнбагыш ашау, сагыз чәйнәү белән алыштыру файда итә. Кемнәргәдер электрон тәмәке ярдәм итә. Тиз генә барып чыкмаган очракта үз-үзеңне битәрләүдән файда юк. Беренче тапкырдан тәмәкене ташлау сирәк кешегә бирелә. Шуңа да бу начар гадәттән ваз кичү өчен көрәшергә кирәк.

            Тәмәке ташлаган кешеләр берникадәр вакыттан соң үз организмнарында уңай үзгәрешләр сизәләр. Баштагы көннәрдә үк организм углекислотаны чыгара, кан-тамырларының тонусы нормальләшә, сулау җиңелләшә. Бер атнадан соң ис сизү көчәя. Ике атналардан соң йөз сәламәтләнә, авыздан килгән ис югала, шулай ук чәчкә, тирегә сеңгән ис югала. Кешенең энергиясе, эшчәнлеге арта. Болардан тыш хәтер дә яхшыра.

           2016 елның 26 апрелендә 115 номерлы “Гражданнарның сәламәтлеген икенчел тәмәке төтене  һәм тәмәке куллану  тәэсиреннән саклау”  турындагы законның  19 матдәсенә үзгәрешләр кертү  турында карар  кабул ителде.  Бу карар нигезендә тәмәкене зур пачкаларда сату тыела, бер пачкадада 20 данәдән артык сигарет булырга тиеш түгел.  

         Тәмәке тартучыларга бер генә көнгә булса да начар гадәттән баш тартырга һәм үз сәламәтлекләре турында уйланырга тәкъдим итәбез. Тәмәкедән баш тартуның файдасы зыянга караганда күпкә күбрәк бит. Тәмәке тартудан котылу мөмкин! Сайлау Сезнеке. Үпкәләрегезгә ирек бирегез һәм тулы күкрәк белән сулагыз!

Тәмәкене ташласаң, сәламәт булырсың. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

 

Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе

Ачык чыганаклардан алынган материаллар кулланып эшләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев