Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

315 халыкка хезмәт күрсәтәчәк

Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасы - бүгенге көндә халык өчен иң мөһим программаларның берсе санала. Аның ярдәмендә республикада да шактый гына модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырылды, күпчелеге капиталь төзекләндерү узды. Әлеге программа нигезендә Югары Яхшый авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Пункт Югары Яхшый һәм Тәкмәк авылларында яшәүче якынча 315 халыкка...

Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасы - бүгенге көндә халык өчен иң мөһим программаларның берсе санала. Аның ярдәмендә республикада да шактый гына модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырылды, күпчелеге капиталь төзекләндерү узды.
Әлеге программа нигезендә Югары Яхшый авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Пункт Югары Яхшый һәм Тәкмәк авылларында яшәүче якынча 315 халыкка хезмәт күрсәтәчәк.
- Бу бинаны без күптән көттек, - дип елмайды шактый гомерен әлеге авылда фельдшер хезмәтен башкарган, бүген инде лаеклы ялдагы Рәкыйга апа Касыймова. -Эшләгән дәвердә авырлыкларын да күрдек. Ягарга утыны булмады. Юл юк, телефон, машина ише уңайлыклар турында хыяллана да алмадык. Мин эшли башлаганда әле медпункт та юк иде. Беренчесе 1975 елда төзелде.
Югары Яхшый авылы - район үзәгеннән ерак урнашкан авыл. Халкы өчен дә әлеге объект үтә дә кирәкле. Шушы авыл килене, фельдшер Илсөяр Шәрифуллинаны олысы-кечесе яратып, якын итеп, "безнең фәрештәбез ул" дип атый. Барлык уңайлыклары булган, якты, җылы бу бинада хезмәт күрсәтәчәге белән Илсөяр ханым икеләтә бәхетле.
Тантанада муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та авыл халкына үзенең җылы теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев