Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

60 яшьтән узган өлкәннәр өчен сәламәт туклану принциплары белән танышыгыз

Әлеге киңәшләрне «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалы санитар табибы ярдәмчесе Наилә Әминова әзерләде.

Сәламәт туклану.

 

1. Физик күнегүләр куллану.

"Сәламәт" тән авырлыгын саклагыз, баланслы тукланыгыз һәм физик яктан актив булыгыз (көнгә 30 минут уртача интенсив күнегүләр эшләгез).

2. Эчү режимы:

Бигрәк тә җитәрлек күләмдә гади, чиста су эчегез. Су балансын сакларга булыша үлән чәйләре, балландырылмаган (шикәрсез) компотлар, морслар.

Яшь зурая барган саен безнең организмдагы биологик процесслар бераз үзгәрә. Файдалы матдәләр начар үзләштерелә, энергия башкачарак тотыла, метаболизм акрыная.

Туклану гадәтләрен үзгәртеп өлкән яшьтә дә үзеңне уңайлы хис итеп, тән белән гармониядә калу җиңелрәк булачак.

 3. Төрләндереп туклану:

•төрләндереп тукланыгыз, көн саен аш тәлинкәгездә булдырырга тырышыгыз:

•ким дигәндә 400 г. яшелчә һәм җиләк-җимеш (4-6 порция);

• ярма һәм икмәк, тагын да яхшырак-бөртеклеләр;

•аз майлылыклы сөт һәм ферментланган сөт продуктлары яки майсызландырылган;

•майсыз ит һәм кош ите, йомырка, орлыклы һәм кузаклы үсемлекләр.

Реклама

4. Дөрес туклану.

Ашамлыклар, ризыклар, эчемлекләр һәм кабымлыкларны дөрес сайлагыз:

•бик аз күләмдә май кушылган, аеруча терлек мае;

•тоз аз салынган ризыклар (йодланган тозны сайлагыз);

•шикәр аз күләмдә кушылган яки аннан башка ризыклар (шикәр күп булган ризыкларны куллануны чикләгез).

5. Даими туклану:

•Көнгә ким дигәндә өч тапкыр ашагыз. Берничә тапкыр җиңелчә кабымлык кулланып алуны системага кертегез. Бу гамәл аеруча тән авырлыгы җитәрлек булмаганда һәм аппетит начар булганда кирәк.

6. Куркынычсыз туклану.

• Азык-төлек һәм әзер ризыклар сатып алганда аларның куркынычсызлыгына игътибар итегез, ризык әзерләү вакытында һәм саклаганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез.

7. Уңайлы туклану.

•Мөмкин булганда-ризыкны ялгыз түгел, ә компаниядә, мәсәлән, гаилә яки дуслар белән кабул итегез. Тозланган, ысланган ризыкларны, исерткеч һәм спиртлы эчемлекләр куллануны чикләгез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев