Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

6нчы июнь — Бөтендөнья корткычларга каршы көрәш көне!

2017 елдан башлап, ел саен 6 июньдә кайбер илләрдә Бөтендөнья корткычларга каршы көрәш көне яки Бөтендөнья корткычлар турында хәбәрдарлык көне билгеләп үтелә.

Бу көннең төп максаты-төрле корткычлар китереп чыгаручы авыруларны киметү һәм бетерү. Шулай ук бу көн: планета халкының сәламәтлеген саклау өчен корткычларга каршы көрәшнең мөһимлеге турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгын арттырырга; корткычларга каршы көрәш тармагының һөнәри имиджын арттырырга; вак корткычлар китереп чыгарган зур куркынычларга игътибарны җәлеп итәргә тиеш.


Киң мәгънәдә корткычларга төрле үсемлекләр, бөҗәкләр һәм хайваннар керә, алар кешегә яки аның эшчәнлегенә зыян китерәләр. Корткычлар еш кына авыру таратучы булып торалар, шул сәбәпле кешенең сәламәтлегенә куркыныч туа. Мәсәлән, күгәрченнәр һәм чаялар кеше янында яшиләр һәм авырулар тараталар. Термитлар һәм кырмыскалар кеше торакларына, киемнәренә һәм башка йон әйберләренә зыян китерәләр, кырмыскалар һәм талпаннар авыру китереп чыгаручыларны күчерәләр, бөрчәләр һәм бетләр кешедә һәм хайваннарда паразит булып яшиләр. 


Корткычларның санын кеше өчен куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр көйләү дә кирәк санала. Корткыч бер урында һәм бер шартларда зарарлы булырга мөмкин, әмма икенче урында файдалы. Мәсәлән, кыргый енотлар, төлкеләр табигый яшәү урыннарында экосистеманың аерылгысыз өлеше булып тора, ә шәһәр шартларында алар куркыныч корткыч булып санала, чөнки котыру авыруын күчерергә мөмкиннәр. Корткычларга каршы көрәш чараларын оештыру кешенең санитар эпидемиологик иминлегенең аерылгысыз өлеше булып тора.


Талпаннар һәм тычкан сыман кимерүчеләр дә авыру таратучы булып торалар. 
Талпаннардан чир эләктерү куркынычы аеруча зур. Талпаннар — Лайм авыруы, икенче төрле әйтсәк, талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин. Бу йогышлы чир тән тиресе, буыннар, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына, баш хэм арка миенэ зыян китерә.
Республиканың 30 районында талпан энцефалитын эләктерү куркынычы бар. Куркыныч чирләрне таратмау максатыннан талпаннар булган урыннарны эшкәртәләр. Ял итү урыннары, балалар лагерьларында бу эш беренче чиратта башкарыла. Республика районнары Башкарма комитетлары һәм Роспотребнадзор ел башында эшкәртелергә тиешле территорияләрне билгели. Болар — кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, җәйге сәламәтләндерү лагерьлары, ял базалары, зиратлар. Талпаннарга каршы чараларны вакытында уздыру мөһим. Безнең районда бу эшләр вакытында һәм тиешле күләмдә башкарылып бара.


Бөтен территорияне дә эшкәртү мөмкин түгел, шуңа күрә дә шәхси профилактика һәм саклану чараларын үтәү мөһим. 
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк — вак кан тамырларын, бөер, үпкәләрне һәм башка органнарны зарарлаучы авыр узучан авыру. Авыруның чыганагы булып тирә-юньгә вирус бүлеп чыгаручы тычкан сыман кимерүчеләр тора (йорт тычканнары, урман кимерүчеләре). 
Кешегә бу авыру тузан аэрозоле сулау нәтиҗәсендә, кимерүчеләрнең бүлендекләре белән зарарланган предметлар белән бәйләнешкә кергәндә (контактлашудан), бүлендекләр белән зарарланган азык һәм су кулланудан йогарга мөмкин.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын күп очракта кешеләр ял итү нияте белән урманда булганда, гөмбә, җиләк җыйганда йоктыра. Шулай ук урман массивлары янында урнашкан, яшәү урыннарыннан читтәрәк булган бакча кишәрлекләрендә (дачаларда) эш сезоны башланган вакытта да бу авыруны эләктерү ихтималы бик зур. 


Иң файдалы һәм үтемле булып даими рәвештә яши торган йортларда, хуҗалык торакларында, бакча участокларында көнкүрештә кулланырга рөхсәт ителгән препаратларны кулланып һәм куллану буенча таләпләрне үтәп кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып бару тора. Бакчачылык, яшелчәлелек, дача кишәрлекләрендә кимерүчеләрне юк итүне яз һәм көз көннәрендә (дача сезоны кергәндә һәм тәмамланганда) башкарырга кирәк.


Сәламәтлегебезне һәм иминлегебезне тәэмин итү өчен корткычлар белән көрәшү безнең тормышның һәм әйләнә-тирә мохитнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Көрәш чараларын һәм ысулларын сайлап алуга дөрес караш, халыкны торак биналарны һәм аның тирәсендәге территорияләрне дөрес эксплуатацияләргә һәм карарга өйрәтү, даими рәвештә дезинфекцияләү, шулай ук вакытында кирәкле мәгълүмәтне җиткерү әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген һәм сыйфатын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасында «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе
Ачык чыганаклардан алынган материаллар буенча эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев